Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
23 ноябрь 2018, 18:47

Яңа елдан Балтачта көнкүреш калдыклары яңача урнаштырыла башлаячак

Белүебезчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче санлы карары тулысынча көченә керә.

Белүебезчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче санлы карары тулысынча көченә керә.
Әдеге карарга ярашлы, калдыкларны махсус проект буенча булдырылган полигоннарга гына урнаштыру рөхсәт ителә. Коммуналь хезмәтләр хезмәтләр күрсәтүнең 2нче зонасында 7 полигон теркәлгән. Алар Мишкә, Ягары Яркәй, Калтасы авылларында, Бөре, Дүртөйле, Нефтекама, Яңавыл шәһәрләрендә урнашкан. Физик шәхесләр ул полигоннарга кадәр калдыкларын үзләре илтеп урнаштыра алмаячак. Бу яклап безнең районны хезмәтләндерү Дүртөйле шәһәре мелиоводстрой җәмгыятенә йөкләтелгән. Төбәк операторы ролен дә ул үтәячәк.
Бүген Балтач район Хакимиятенең утырышлар залында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, авыл старосталары, оешма, предприятие җитәкчеләре, Борай, Аскын районнары вәкилләре катнашлыгында шушы карарны тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә Башкортстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы вәкилләре, “Дүртөйле мелиоводстрой” җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев катнашты.
Читайте нас: