Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
19 октябрь 2018, 18:41

Балтачта „мең төп агач” акциясе бара

Барлый китсәң, Балтачта матур башлангычлар күп. Яшәгән төбәгебезне экологик чистарту өмәләре, яшелләндерү, төзекләндерү айлыклары — һәммәсе бүгенге һәм килер буыннар мәнфәгатен кайгыртып башкарыла. Алтын көз аенда „Мең төп агач” акциясе район үзәгендәге күп предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләре катнашлыгында массакүләм төс алды.

Барлый китсәң, Балтачта матур башлангычлар күп. Яшәгән төбәгебезне экологик чистарту өмәләре, яшелләндерү, төзекләндерү айлыклары — һәммәсе бүгенге һәм килер буыннар мәнфәгатен кайгыртып башкарыла. Алтын көз аенда „Мең төп агач” акциясе район үзәгендәге күп предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләре катнашлыгында массакүләм төс алды.
Елның беренче яртысында үзәк район дәваханәсе территориясендә яшь нарат үсентеләре утырту эшен гәзитебез сайтында бәян иткән идек. Яшь агач үсентеләрен күчереп утырту технологиясен төгәл үтәү һәм җәйге айларда тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үсентеләрнең берсе дә корымый тамыр алуына балтачлылар бүген сокланып үтә.
Шушы көннәрдә Иске Балтач авылының Энергетиклар урамына пирамидаль тополь үсентеләре утырту оештырылды. Ике километр 400 метр озынлыктагы урамны яшелләндерүдә төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы, район мәгариф бүлеге, Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре, район мәдәният сарае, балалар сәнгате мәктәбе, „Сельэнерго” җәмгыяте, район Хакимияте, „Газсервис” җәмгыяте, янгын сүндерү часте, Иске Балтач авыл җирлеге, „Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте һәм башка учреждение, оешма, предприятие хезмәткәрләре актив катнашты.
—Бу урамга Иске Яхшый авылындагы питомникта үстерелгән пирамидаль тополь үсентеләре утыртылды. Комхозлылар үсентеләр белән тәэмин итте. Күп көч салып утыртылган үсентеләрне карап, тәрбияләп торырга да кирәк. Урамнарда ирекле көтүләнгән сарык, кәҗә маллары һөҗүм итүдән сакласак кына эшнең нәтиҗәсен күрәчәкбез. Халыкка мөрәҗәгать итеп булдырылганны сакларга өндисе килә, — ди Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов.
Районда „Мең төп агач” акциясе дәвам итә. Аның барышында учреждение, оешма, предприятие хезмәткәрләре үзләре хезмәт салган обхектлар тирәсендә һәм билгеләнгән урамнарда яшелләндерү эшен җәелдерәчәк: миләш, тирә-якка ямь бирерлек декоратив куаклар утыртачак.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: