Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
15 октябрь 2018, 16:38

Нөркәдә “Чиста яр буе” акциясе дәвам итә

Шушы көннәрдә нөркәлеләр өмә оештырып “Харис чишмәсе” тирәсен тәртипкә ки тергәннәр.

Шушы көннәрдә нөркәлеләр өмә оештырып “Харис чишмәсе” тирәсен тәртипкә ки тергәннәр.
—Авылда “Харис чишмәсе” суын эчәр су сыйфатында файдаланучылар күп. Без бәләкәй чакта чишимә тирәсе бик ямьле була торган иде. Тирә-ягы яшел чирәм. Шунда ка бәбкәләрен алып чыгып саклый идек. Соңгы елларда чишмә тирәсен тал агачлары басты. Чишмәдән агып чыккан игеш аша салынган басма да атлап чыга алмасылк хәлгә төшкән иде,—ди Нөркә авл җирлеге башлыгы Флидә Гыйндуллина, авылда узган экологик акция непң мөһимлегенә басым ясап.
Чишмә тирәсен Әнгам Кашаповның балалары һәм оныклары тазарткан. Аларга нөркәле башкалар да кушылган.
— Өмәдәгеләр тырышлыгыннан соң "Харис чишмәсе" тирәсе моннан егерме-утыз элекке кебек ямьләнеп калды. Мондый авылдашлар булганда, уйлаган барлык эшләрне дә тормышка ашырып була. Тирә-як мохитнең чисталыгы үзебез өчен икәнлеген аңлап изге эшкә кушылган авылдашларыма ихлас рәхмәтемне җиткерәм,-- ди җирле хакимият башлыгы, акция нәтиҗәләреннән канәгать булып.
Читайте нас: