Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
19 сентябрь 2018, 11:50

Балтач торналары төркемнәргә берләшә

Балтач киңлекләрендә күчмә кошлар төркемнәргә берләшә.

Көз көннәрендә көтү-көтү кошлар очканын күрү гадәти күренеш.
Иртән һәм кичке сәгатьләрдә Иске Балтачта карга-чәүкәләр көтүеннән кара болыт хасил була, хәтта.
Бу чакта башка кошлар да, бигрәк тә кыш айларын җылы якларда үткәрә торган канатлы дусларыбыз, көтүләргә берләшә. Торналар да болар исәбендә. Сентябрь-октябрь айларында аларның күктә төрле хәреф силуэтындагы көтүләрен еш күрергә мөмкин.
Хезмәттәшебез Рифина Нигамәева кичә эш буенча Богдан авылына барганда гаҗәеп күренешкә тап булган.
—Богдан һәм Иске Тимкә авыллары арасындагы күл өстеннән торналарның ике төркеме очып узды. Беренчесе “М” хәрефе силуэтында иде. Бу мизгелне фотрәсемдә мәңгеләштерергә өлгермәдем. Артларыннан “Л” хәрефе силуэтын сурәтләп очкан торналар төркемен фотога төшереп алдым,—ди хезмәттәшебез.
Читайте нас: