Балтач таңнары
+14 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Тирә-як мохит
15 Сентября 2018, 17:33
Көнтүгешлеләр “Булдырабыз” бөтендөнья акциясенә бердәм кушылды
“Булдырабыз” бөтендөнья акциясенә көнтүгешлеләр бердәм кушылды. Бу көнне авылда яшәүчеләр зиратларны тәртипкә китерү турында карарга килделәр.
“Булдырабыз!” бөтендөнья акциясенә көнтүгешлеләр бердәм кушылды. Бу көнне авылда яшәүчеләр зиратларны тәртипкә китерү турында карарга килделәр.
Эш фронты зур. Ике зиратта да тузган коймаларны сүтәргә кирәк. Һәркемнең үз мәшәәкате бар. Бәрәңге уңышын казып алган чак.
Баштарак кеше җыелырмы икән, дип шөбһәләнеп тә алганнар иде. Изге эштән авыл халкы читтә каламы соң? Башта өмә, аннан бәрәңге, диделәр көнтүгешлеләр. “Югары оч” зиратының тузган коймаларын сүтү эшләрендә егермедән артык кеше катнашты. Кем әйтмешли, сүтү төзү түгел.
Булдырдылар көнтүгешлеләр. Ике сәгатькә якын вакыт эчендә периметры биш йөз метрдан артык зиратның коймалары сүтелде. Өмәдә катнашучылар биек агачларны да кисәргә кирәк, дигән карарга килделәр. Бусы иртәгә башкарылачак.
Ә “Түбән оч” зиратын тәртипкә китерүдә катнашучылар биек агачларны кисәргә бүген үк тотындылар.
Өмәгә сигезенче дистәгә аяк баскан Фәнис Әхмәтгалиев та килгән.
Ә дүшәмбе көнне авыл зиратлары коймаларын урындагы башлангычларны яклау программасы (ППМИ) буенча яңарта башлаячаклар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши