Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
28 август 2018, 16:25

„Чиста Танып” төбәкара экологияк акциясендә 2нче Иске Балтач урта мәктәбеннән 30кеше катнашты

„Экология елы” уңаеннан Балтач районында игълан ителгән „Чиста Танып” Төбәкара акциясе турында гәзитебез сайтында хәбәр иткән идек. Акция барышында Балтач җирендә зур оешканлыкта экологик өмәләр үтте.

„Экология елы” уңаеннан Балтач районында игълан ителгән „Чиста Танып” Төбәкара акциясе турында гәзитебез сайтында хәбәр иткән идек. Акция барышында Балтач җирендә зур оешканлыкта экологик өмәләр үтте.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбе мондый чараларда иң актив катнашучылардан. Мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов бу хакта шгорурланып сөйләде:
—Безнең коллективтан акциядә 30 кеше катнашты. Ел саен үзебезгә билгеләнгән 1,5 километр араны „энә күзе”ннән үткәрәбез. Башка еллардагы күренеш белән чагыштырганда, быел елга буе күренеп чистарган. Мөгаен, халыкта культуралы ял итү тойгысы уяна башлангандыр. Без моны шулай дип кабул иттек. Эшне дәвам итәчәкбез. Акция бер көнлек кенә чара түгел. Көз аенда үзебезнең участокны кабат карап чыгарга уйлап торабыз...
Проектның девизлары: „Экология — гаилә кыйммәте, алдагы буыннар турында хәстәрлек”, „Туган табигатебез өчен ирекмәнлек — безнең гомум йортыбыз”.
Гомум йортыбызның чисталыгы өчен күтәрелеп өмәгә чыккан мәгариф хезмәткәрләре килер буын вәкилләре күңелендә дә туган җиргә сөю, сакчыл караш тәрбияләргә омтыла.
Читайте нас: