Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
16 август 2018, 10:03
„Чиста Танып” эстафетасы символы – борайлыларда!
Балтачлылар башлангычы белән старт алган, республика Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тарафыннан булдырылган һәм төп координаторы булган, Балтач районы гражданнары конференциясендә расланган „Чиста Танып” Төбәкара экология проекты районда күп халык катнашлыгында башлангыч алып, аның эстафетасы ут күршеләребез борайлыларга тапшырылды.
Балтачлылар башлангычы белән старт алган, республика Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тарафыннан булдырылган һәм төп координаторы булган, Балтач районы гражданнары конференциясендә расланган „Чиста Танып” Төбәкара экология проекты районда күп халык катнашлыгында башлангыч алып, аның эстафетасы ут күршеләребез борайлыларга тапшырылды.
Ике район чигендә истәлекле көндә Балтач һәм Борай районнары Хакимиятләре башлыкларының төзелеш, икътисад һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасарлары Шамил Әхмәдуллин һәм Рикес Галәметдиновлар җитәкчелегендәге делегацияләр катнашты.
Шамил Мөккамил улы һәм БР Экология министрлыгының Бөре территориаль комитеты әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Сафин әлеге чараның әһәмияте, аның максатлары белән таныштырды һәм борайлыларны да 345 километр озынлыктагы Танып елгасы ярларын чистарту өмәләрендә актив катнашырга чакырды. Аннары Шамил Әхмәдуллин күршеләргә проектның эстафета символын тапшырды. Анда чиста сулы Танып елгасында яшәгән җәен балыгы гәүдәләндерелгән.
Рифат Хатип улы күршеләргә өмәләрдә катнашкан балтачлыларның Танып елгасы буенда төшкән фотосурәтен бүләк итте.
Җавап сүзе белән чыккан Рикес Җиһаннур улы күп буын Танып елгасы ярлары буенда үскәнлеген билгеләде.
—Безнең бурыч — чиста сулы табигый байлыкны килер буын вәкилләренә дә тапшыру. Моның өчен мөмкин булганның барын да эшләрбез. Сез, балтачлылар үрнәгендә, барлык гаиләләрне, бар халыкны өмәгә күтәрербез, — диде.
Район мәдәният сарае үзешчәннәренең хатын-кызлар триосы ут күршеләр адресына урындагы авторлар иҗат иткән „Ә Танып ага, ага...” җырын бүләк итте.
Шул ук көнне балтачлылардан эстафета символын тәтешлеләр дә кабул итте.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде