Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
13 август 2018, 14:10

Балтачта үткән „Чиста Танып” акциясендә 800 (!) кеше катнашты

„Экология елы” уңаеннан районда „Чиста Танып” Төбәкара акциясе үткәрелүе турында гәзит битләрендә һәм сайтыбызда хәбәр иткән идек. Узган атна барышында Балтач җирендә зур оешканлыкта экологик өмәләр үтте.

„Экология елы” уңаеннан районда „Чиста Танып” Төбәкара акциясе үткәрелүе турында гәзит битләрендә һәм сайтыбызда хәбәр иткән идек. Узган атна барышында Балтач җирендә зур оешканлыкта экологик өмәләр үтте.
Зур булмаган елга һәм сулыклар ярларын чистартуга юнәлтелгән „Русия суы” дигән Бөтенрусия акциясе чикләрендә агымдагы елның 1нче августыннан 7нче сентябренә кадәр Башкортстанның Тәтешле, Балтач, Борай, Калтасы, Краснокама, Пермь краеның Чернушка, Орда районнары җирендә „Чиста Танып” Төбәкара экология проекты үткәрелә.
Хәтергә төшереп үтик, проект гражданнарда экология культурасы булдыруга, үсеп килүче буында табигатьне саклау законлылыгын бозуларны, экология пробелмалары килеп чыгуны кисәтүне тәрбияләү һәм аңлатуга юнәлтелгән.
БР Экология министрлыгының Бөре территориаль комитеты әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Сафин сөйли:
—Акциядә 800 кеше катнашты. Егерме объект чистартылды, өмәләрдә 43 предприятие һәм оешма, барлык авыл җирлекләре дә актив катнашты. Күп халык катнашлыгында үткән чара 30 километрга якын сулыклар ярларын чистартуга булышлык итте.
Акциядә катнашкан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Танып буен һәм райондагы башка сулыклар тирәсен чистартуга күтәрелеп чыккан райондашларына рәхмәт белдерде һәм бу чараның дәвамлы булуын теләде, билгеләнгән участокларны даими карап, чистартып торырга чакырды.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбе мондый чараларда иң актив катнашучылардан. Мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов белән әңгәмәләштек:
—Безнең коллективтан бу акциядә 30 кеше катнашты. Ел саен үзебезгә билгеләнгән 1,5 километр араны „энә күз”ннән үткәрәбез. Башка еллардагы күренеш белән чагыштырганда, быел елга буе күренеп чистарган. Мөгаен, халыкта культуралы ял итү тойгысы уяна башлангандыр. Без моны шулай дип кабул иттек. Эшне дәвам итәчәкбез. Акция бер көнлек кенә чара түгел. Көз аенда үзебезнең участокны кабат карап чыгарга уйлап торабыз...
Проектның девизлары: „Экология — гаилә кыйммәте, алдагы буыннар турында хәстәрлек”, „Туган табигатебез өчен ирекмәнлек — безнең гомум йортыбыз”.
Положениега ярашлы, акциядә катнашкан бер район җирлегендә эш тәмамланганнан соң эстафета күрше район вәкилләренә тапшырыла. Шушы көннәрдә балтачлылар аны Тәтешле һәм Борай районнары вәкилләренә тапшырачак, ул көнне чарада иң актив катнашкан гаиләләр дә билгеләнәчәк.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: