Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
13 август 2018, 18:05

Балтачның ПМК „Строитель” җәмгыяте ихатасындагы Сосновский балтырганы юк ителде

Сайтыбызда Иске Балтач авылының Сәнәгать зонасында урнашкан ПМК „Строитель” җәмгыяте ихатасында агулы үсемлек Сосновский балтырганы үсүе, кичекмәстән аны юк итү чарасын күрү проблемасын күтәргән идек.

Җәмгыять директоры Айдар Әгъзамов мәсьәләгә җитди һәм аңлы карады, шундук проблеманы хәл итү юлын тапты. Икенче көнне үк агулы үсемлекләрне ир-егетләр белән чабып, аның сабакларын ике көн киптереп яндырып юк иттеләр.
—Агулы үсемлекнең тамырын белгечләр аңлатканча эшкәртүне оештырдык. Арытабан да үзебезнең территорияне карап торачакбыз һәм кешелеккә хәвеф тудырган үсемлекләрнең баш калкытуына юл куймаячакбыз. Ни дәрәҗәдә хәвефле үсемлек икәнен белгән булсак, аның үсүенә юл куймаган булыр иде, — ди Айдар Рафаэль улы.
Сез яшәгән авыллар тирәсендә (әрәмәлекләрдә, сулыклар буенда) Сосновский балтырганы күренмиме? Күренсә, аны юк итү чарасын күрегез!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: