Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
27 ноябрь 2017, 19:15

Балтачта «Экология елы»на йомгак ясадылар

Балтачта "Экология елы"на йәмгак ясау тантанасында Экология һәм тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәсе рәисе Андрей Маштаков катнашты.

2017 ел тәмамланырга әле бер ай вакыт бар. Гадәттә теге яки бу эшкә йомгак ел тәмамлангач ясалса, районда “Экология елы” кысаларында башкарылган эшләрның нәтиҗәләрен инде билгеләр вакыт җитте. Шул уңайдан бүген үзәк район китапханәсендә “Экология елы”ны йомгак ясауга багышланган кичә оештырдылар.
Кичәне алып баручылар билгеләвенчә, ел тәмамлану белән экология, табигатьне саклау мәсьәләләре турында онытсак та ярый дигән сүз түгел. Табигатьне саклау өлкәсенә кешелекнең игътибарын киңрәк җәлеп итү максаты белән Бу ел "Экология елы" буларак игълан ителгән иде. Уйланырга урын бар, 19нчы гасыр дәвамында гына кешелек Җирдә казылма байлыкларны куллану күләмен дистәләрчә тапкыр арттырган. Бүген алгалар үзәнендә плотиналар барлыкка килә, Меңнәрчә, миллионнарча скважиналар “җир мае”н суыра... Ә табигать, барыбер, кешедән көчлерәк. Кайбер чакта ул каршылыгын күрсәтергә дә сәләтле. Кеше ахирәткә күчә, ә табигатьтә тормыш дәвам итә. Табигать-- бездән соң килгән буынга да кирәк...
Тирә-як мохитне саклау фронтында ел агымында раййон буенча күп эшләр башкарылды. Экология һәм тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәсе әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Сафин билгеләвенчә, 8-13 май көннәрендә районда үткән яшелләндерү, төзекләндерү өмәләрендә барлыгы 6456 кеше, 201 берәмлек техника катнашкан. 6224 агач утыртылган. Райондашларыбызның экологик өмәләрдә актив катнашуын тагын бер сан билгели. Мәсәлән, 22 сентябрь көнне Русия буенча үткән Бердәм экологик өмәгә 1400 балтачлы кушылган. Шулай ук район җирлегендә “Чиста яр буе” акцияләре оештырылды. Ә Сәйтәк авыл җирлегендә Кыйгазы елгасының 3 километр озынлыкта үзәне Башкортстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы бүлгән акчалар исәбенә чистартылуы районыбызның экологик яктан хәлен яхшыртуга югарыдан нинди игътибар бүленүе турында ачык сөйли. Түбән Карыш авыл җирлегендә бер чишмә дә Башкортстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы бүлгән акчалар исәбенә төзекләндерелгән. Район Хакимиятпе башлыгының икътисад, төзелеш эшләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин билгеләвенчә, Кыйгазы елгасы үзәнен чистарту эшләрен башкарырга 4 миллион сум күләмендә акча тотынылган. Табигатьне саклау фронтында эшләр алдагы елда да дәвам итәчәк.
Елга йомга ясай тантанасында Экология һәм тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәсе рәисе Андрей Маштаков катнашты, һәм ел агымында активлфык күрсәткән балтачлыларны идарәнең Дипломнары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Экология елын озату тантанасында район мәдәният сарае хезмәткәрдәре концерт номерлары да бүләк итте.
Читайте нас: