Балтач таңнары
+24 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Тирә-як мохит
16 Октября 2017, 11:41
Табигатькә негатив тәэсир итә торган объектларны теркәргә кирәк
Әлегә безнең районда эшчәнлеге тирә-як мохиткә калдыклар чыгару белән озатылган 38генә объект дәүләт исәбенә куелган.
Тирә-як мохитне саклау Бөре территориаль идарәлеге начальнигы Дмитрий Груздев билгеләвенчә, агымдагы чорда комитет тарафыннан тирә-як мохитне саклау закончылыгы үтәлешен тәмин итү буенча, планга ярашлы 74, планнан тыш 44 тикшерү үткәрелгән һәм барлыгы 448 кимчелек ачыкланган. Нәтиҗәдә, кимчелекләрдән 3 миллион сум күләмендә штраф юлланган. 46 очрак калдыкларның паспортлары булмавы белән бәйле. Болар хакында ул бүген район Хакимиятендә, оешма, предприятиеләр, эшкуарлар катнашлыгында үткән киңәшмәдә сөйләде.
Тирәк-як мохитне саклау буенча Бөре төбәк идарәлеге әйдәүче белгече Рифат Сафин билгеләвенчә, предприятие эшчәнлеге калдыклар чыгару белән озатыла икән, ул калдыкларның паспортлары булырга тиеш. Бу 1-4 классындагы калдыкларга кагыла. 2014 елның 1 августыннан паспортларның яңа үрнәге кертелгән.
Киңәшмәдә шулай ук эшчәнлеге тирә-як мохиткә калдыклар чыгару белән озатылган оешма, предприятиеләрнең дәүләт теркәве үтәргә тиешлегенә басым ясалды. Гараж, пилорама, фермалар, автомашиналар тукталыш мәйданчыклары — барысы да дәүләт исәбенә куелырга тиеш. Тирә-юньгә зыян китерүче объектларны теркәү өчен заявка бирергә генә кирәк. Болар хакында киңәшмәдә ачыклап аңлатылды.
Статистика мәгъләматларына караганда, эшчәнлеге тирә-як мохиткә калдыклар чыгару белән озатылган 456 объект әлегә тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәсендә исәпкә куелган. Моның 38е безнең районда теркәлгән объектлар. Күрше районнарда дәүләт теркәве үткән объектлар саны күбрәк. Киңәшмәдә эшчәнлеге барышында тирә-як мохиткә зыян итерә торган объектларны исәпкә куюны декабрь аена кадәр башкарырга кирәклегенә басым ясалды. Югыйсә, табигатькә негатив тәэсир ясый торган объектларны дәүләт исәбенә кую таләпләрен үтәмәгән очракта вазифалы берәмлекләргә 5 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә 30 мең сумнан 100 мең сумга кадәр күләмдә штраф билгеләнергә мөмкин.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"