2017-2018 елларның ау чорына чикләүләр кертелгән.
Башкортстан Республbикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы шул хакта белдерә. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карарына ярашлы, кыйммәтле тиреле җәнлекләрнең аерым төрләрен аулауны тыйганнар. 15 октябрьдән киләсе елның 15 гыйнварга кадәр төлкеләрне һәм куяннарны атып алу путевкалар бирелмәячәк.
Шулай ук утлы коралсыз, пневматик мылтык һәм эзәрлекләүче этләр ярдәмендә куяннарны һәм төлкеләрне аулау 1 октябрьдән үк тыела. Чикләү шулай ук 2018 елның гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.