Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
16 сентябрь 2017, 20:57

Балтачлылар "Яшел Русия" акциясенә бердәм кушылды

Район буенча "Яшел Русия" өмәсендә 800дән артык кеше катнашты.

16 сентябрь көнне Башкортстан Республикасында 10.00—12.00 сәгатьләрдә Бөтенрусия тирә-юньне чистарту, төзекләндерү -- „Яшел Русия” өмәсе үтәчәге алдан бәян ителгән иде. Өмәгә Балтач районы оешма, предприятиеләре хезмәткәрләре, тирә-як мохит чисталыгына битараф булмаган барлык халык актив кушылды. Район буенча "Яшел Русия" өмәсендә көнне 800дән артык кеше катнашты.
Район Хакимияте, ”Шифа” аптекасы, үзәк район больницасы, район мәдәният сарае үзәкләштерелгән китапханә, , Иске Балтач 1нче санлы һәм сәнгәт мәктәбе,”Бердәм Русия” партиясы, „Романтик” үсмерләр клубы, „Уфа Газпром газораспределение” җәмгыяте Бөре филиалының Балтач хезмәтләндерү участогы тирәсендә эш аеруча кайнап торды. Берәүләр кулында себерке, кемдәдер тырма, чалгы... Кемдер урам, тротуарлардагы чүп-чарны җыештыра, ә кемдер чәчкә клумбаларын тәртипкә китерә.
Иске Балтач авыл җирлеге аппараты хезмәткәрләре „Сагышлы ана” мемориаль комплексы территориясын тәртипкә китерделәр.
Район узәгендә йөреп чыккач, экологик өмәләр барган ноктларны барлап Танып елгасы буена сәяхәт кылдык. Гидроузел төбәген Район Хакимияте эшчеләре тәртипкә китрү белән шөгылөләнә иде. “46 кеше өмәгә чыкты, 3 гектар җирне тазартып, 10 кубометр калдыклар җыйдык”- дип сөйләде район Хакимиятенең эшләр управлящие Шамиль Муллагалиев.
Полиция хезмәтеннән 50 кеше өмәгә чыккан иде, араларында унысы хезмәт ветераннары, өчесе яшь курсантлар. Алар 5 гектар җирне ял итүчеләр кмлдырган чүп-чардан тазарткан.
Бу акцияга авыл җирлекләре, мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә кушылды.
Минем карашка, мондый өмәләр ешрак үткәрелеп торса, халык тирә-як мохитне сакларга, чиста тотырга кирәклеген аңлар иде, мөгаен.
Файллар урнаштыру белән проблемалар килеп чыгу сәбәпле, фотоларны: http://baltach.ru/node/4178 сайтыннан карагыз.
Читайте нас: