Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
22 август 2017, 19:01

Балтачка „экомобиль” килде

Бүген Иске Балтачта "Табигать" дәүләт- унитар предприятиесе күчмә пункты халыктан терекөмешле көнкүреш калдыклары кабул итте.

Терекөмешле калдыкларны гомуми полигоннарга урнаштыру тыела. Чөнки авыр металл калдыклары тирә-як мохит, кеше сәламәтлеге өчен хәвефле икәнлеге мәгълүм. Халыкның бу төр калдыкларны утильләштерү культурасын күтәрү максатында, „Табигать” дәүләт унитар предприятиесе 2011 елда махсус акция җәелдергән иде.
„Экомобиль” килеп җитүгә бихисап балтачлылар Иске Балтачның үзәк мәйданында билгеләнгән урынга калдыклар алып килгән иде. Халыктан терекөмешле яктырту лампалары, сафтан чыккан градусниклар һәм башка калдыклар кабул иттеләр.
Бу көнне берничә оешма, предприятие бу төр калдыкларны урнаштыруга „Табигать” дәүләт унитар предприятиесе белән килешү төзеде.
Иртәгә күчмә пункт караиделлеләрдән калдыклар кабул итә. Сентябрь аенда „Экомобиль” республиканың төньяк-көнчыгыш районнарындам эшләячәк.
Читайте нас: