Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
14 август 2017, 18:23

Сәйтәклеләр „Русия суы” акциясен башлап җибәрде

"Русия суы" акциясе чикләрендә районда беренчеләрдән булып Сәйтәк авылында Кыйгазы елгасы ярларын чистарту эше оештырылды.

Һәр елдагыча, быел да район территориясендә язгы айларда экологик өмәләр үтте. Күпчелек халык тирә-юньне чистарту, яшелләндерү, төзекләндерү эшләрендә, „Яшел яз” республика өмәсендә теләп, актив катнашты. Өмәләр барышында күләмле эшләр башкарылды.
Район Хакимияте инициативасы белән оештырылган „Чиста яр” акциясе өмәләрендә дә авыл җирлекләре, оешмалар эшчәннәре актив катнашты.
Унбишенче сентябрьгә кадәр кече елгалар, буалар, чишмәләр тирәсен чистартуга юнәлтелгән „Русия суы” акциясе бара. Аның максаты — су чыганаклары тирәсен тәртипкә китерү, кешеләрдә, аеруча яшьләрдә, балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм гомумэкологик культураны күтәрү.
Мондый матур башлангыч күрсәткән кешеләр алдында хөрмәт белән баш иясе, рәхмәт белдерәсе килә.
Күпчелек кешеләр авыр тормышка зарланмый, читлләрдән көтми яхшы эшләр башкаралар. Шулай дәвам итсә, әйләнә-тирәбез тагын да матуррак һәм кешеләр сәламәтрәк, гомерләре озынрак булыр иде, дип ышанасы килә...
Читайте нас: