Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
4 июль 2017, 17:37

Быелгы июнь Башкортстанда иң яңгырлы ай булып тарихта кала

Республикада 129 миллиметр, ягъни нормага карата 219 процент күләмендә яңгыр яуган.

Башкортстанда соңгы утыз биш елда быелгы июнь иң яңгырлы ай булып тарихта калачак.
Республикада 129 миллиметр, ягъни нормага карата 219 процент күләмендә яңгыр яуган. Әлегә кадәр явымлы булып исәпләнгән 2002 елда бу күрсәткеч 172 процент тәшкил иткән булган.
Быелгы яңгырлы көннәрне метеорологлар төньяк Атлантика циклоны активлыгы белән аңлаталар. Төньяк районнарда нормадан 3-3,6 тапкыр югарырак күләмдә яңгыр яуган. Көньяк-көнчыгыш төбәкләдә явым-төшем норма дәрәҗәсендә.
Моннан тыш быелгы июнь салкынча килүе белән дә аерылып тора. Һава температурасы нормадан 2,1 градуска түбәнрәк булган.
Читайте нас: