Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
29 июнь 2017, 17:54

Яшь иң яхшы экологлар һәм туристлар слетта сыналды

Экология елы һәм аеруча саклауга мохтаҗ объектлар темасына багышланган слет башка еллардагыдан аермалы буларак, быел Иске Балтач авылы икенче санлы урта мәктәбе базасында үтте. Моңа кадәрге һава шартлары көйсезлеге чараны табигать кочагында үткәрү мөмкинлеген чикләде.

—Климат елдан-ел үзгәрә бара, кешенең тирә-як мохиткә тәэсире артканнан арта. Мондый шартларда кешенең экологик культурасын күтәрү көнүзәк мәсьәлә булып кала. Шуаңа да яшь экологлар һәм туристлар слетының тәрбияви яктан әһәмияте зур. Бу чарада мәктәп укучылары теләп катнашуы куанычлы хәл, —диде район Хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисмәтов, бүген район мәктәпләре укучылары арасында үткән яшь экологлар һәм туристлар слетында катнашучыларны сәламләгәндә.
Слетта катнашучыларны шулай ук тирә-як мохитне саклау Бөре идарәсе әйдәүче белгече Рифат Сафин сәламләде.
Экология елы һәм аеруча саклауга мохтаҗ объектлар темасына багышланган слет башка еллардагыдан аермалы буларак, быел Иске Балтач авылы икенче санлы урта мәктәбе базасында үтте. Моңа кадәрге һава шартлары көйсезлеге чараны табигать кочагында үткәрү мөмкинлеген чикләде.
Ә ярышлар җитезлектә көч сынашуга гына кайтып калмый. Кайбер конкурсларда белем дәрәҗсе дә сынала. Мәсәлән, экологик викторинада слетта катнашучылар ун төрле сорауга җавап бирделәр. Ботаниклар конкурсында гербарийдагы үсемлек, агач исемен дөрес атарга кирәк иде. Ә хайваннар дөньясын яхшы белүчеләрне, рәсемгә карап балыклар һәм кошлар исемнәрен дөрес әйтүләренә карап билгеләделәр. Балалар, төбәгебез флорасы һәм фаунасы белән кызыксынганлыгы күренеп тора. Районыбыз табигате үсемлекләр, хайваннар дөньясы вәкилләрен яхшы беләләр.
Табигатькә ялга чыккан туристны гел генә уңайлы шартлар көтеп тормый. Көндәлек тормыштагы “хәйләләр” монда аеруча кирәк. Арканнан төеннәр бәйли белү шуларның берсе. Аларның нинди генә төрләре юк икән. “Удавка”. “Булинь” “Сигезле”... Һәрберсен бәйләүнең үз техникасы бар. Слетта катнашучыларның төеннәр бәйли белү осталыгын да сынадылар. Шулай ук азимут буенча урында ориентирлашу сынавын да күпләр уңышлы үтте.
Күңелсез хәлдә калучыга медицина ярдәмен дөрес күрсәтү дә бәйге программасына кертелгән иде. Кирәк очракта, сынган урынга дөрес итеп ничек шина салырга, кан агуын туктату өчен нишләргә?. Бу конкурста шандыйрак сынаулар көтә иде.Слетта катнашучылар медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы теоретик сорауларга да җавап бирделәр.
Жюри составында район мәгариф бүлеге, балалар иҗаты үзәге белгечләре, район мәктәпләре укытучылары. Җиңүчеләрне бәйгенең һәр төре буенча билгеләделәр. Ә барлык ярышлар йомгаклары буенча призлы урыннарга Түбән Иванай(өченче урын), Тучыбай(икенче урын), Иске Балтач авылы икенче санлы урта мәктәбе(беренче урын) командалары чыкты.
Бәйгегә район Хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова йомгак ясады. Чараны оештыручыларга рәхмәт белдереп, җиңүчеләргә Мактау грамотлары тапшырды.
Читайте нас: