Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
23 июнь 2017, 17:32

Танып буйларында экологлар „десанты”

Бүген „Чиста яр буе” акциясенә Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе педагогик коллективы һәм „Балтач тањнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре кушылды.

Экология елы кысаларында районда „Чиста яр буе” акциясе игълан ителүе турында райондашларыбыз хәбәрдар.
Мәгълүм булуынча, акцияне 1 июнь көнне район Хакимияте аппараты хезмәткәрләре башлап җибәргән иде. „Чиста яр буе” максатларына ярашлы, җәй айларында Танып, Карыш, Ар елгасы ярлары буйлары ял итү культурасын үтәмәгән туристлар калдырган һәм башка төрле чүп-чардан тазарту бурычы куела. Елга буйларын тәртипкә китерү оешма, предприятиеләр хезмәткәрләренә йөкләтелә. Һәр оешмага, мөмкинлегенә карап, участок беркетелгән.
Бүген„Чиста яр буе” акциясенә Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе педагогик коллективы һәм „Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре кушылды. Экологик „десант” алдында торган бурычны билгеләгәндә, ике коллективка Танып елгасы буендагы элекке питомниктан алып, халык телендә өченче пляж дип йөртелгән урынга кадәр, су буеннан алып 200 метр киңлектә, 1,2 чамасы километр озынлыкты территорияне ял итүчеләр калдырган чүп-чардан арындырырга туры килде.
Һава шартлары тотрыксыз булганлыктан, Танып елгасы буйларында күрәсең, бу көннәрдә ял итүчеләр сирәктер. Мөгаен, халыкта ял итү культурасы да беркадәр күәтәрелгәндер, яр буенда калдыклар әлләни күп түгел. Шулай да утызга якын хезмәткәр тырышлыгы белән, ике сәгать эчендә ике кубометр чамасы калдыклар җыеп алынды.
Алдагы экологик өмәләрдә калдыкларны тагын да азрак күләмдә җыеп алырга язсын! Елга ярлары буенда иелеп алырга бер чүп-чар да булмаса, тагын да яхшы.
Читайте нас: