Барлык яңалыклар
Тирә-як мохит
21 июнь 2017, 18:01

Балтачлылар „Чиста яр буе” акциясен ничек хуплый?

Районда „Чиста яр буе” акциясе бара. Ә балтачлылар сулыклар буйларын чиста тоту мәсьәләсенә ничек карый? Тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәсе әйдәүче белгеч эксперты Рифат Сафин белән берлектә бүген үткәрелгән рейд нәтиҗәләре күрсәтүенчә, елгалар буе чисталыгына битараф райондашлар да бар.

Районда „Чиста яр буе” акциясе старт алуы турында сайтыбызда һәм „Балтач таңнары” гәзите битләрендә бәян иткән идек.Акция максатларына ярашлы, җәй айларында Танып, Карыш, Ар елгасы ярлары буйлары ял итү культурасын үтәмәгән туристлар калдырган һәм башка төрле-чүп чардан тазартыларчак. Елга буйларын тәртипкә китерү оешма, предприятиеләр хезмәткәрләренә йөкләтелә. Һәр оешмага, мөмкинлегенә карап, участок беркетелгән.
Акция бара. Ә балтачлылар сулыклар буйларын чиста тоту мәсьәләсенә ничек карый? Тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәсе әйдәүче белгеч эксперты Рифат Сафин белән берлектә бүген үткәрелгән рейд нәтиҗәләре күрсәтүенчә, елгалар буе чисталыгына битараф райондашлар да бар.
Мәсәлән, елга төбәгендә урнашкан объектка кадәр ,кимендә, егерме метр киңлектә аралык булырга тиеш. Ягъни елга буенда яшәгән йорт хуҗасының сулыкка тоташтырып киртә тотып ихатасын киңәйтү хокукы юк. Ә Иске Балтачта андый хуҗалыклар бар. Бигрәк тә, күпләп мал караучылар елга буйларындагы хуҗасыз булып исәпләнгән киңлекләрне үзләре теләгәнчә файдалана. Яр буенда хуҗалык калдыкларын урнаштыралар. Район территориясендә елга яр буенда эскерт кадәр тирес өемнәрен дә күрергә мөмкин.
„Чиста яр буе” акциясе барышында кече елгалар тирәсендәге чисталыкка да игътибар ителә. Андый елгалар да зур елгаларның кушылдыклары бит. Мәсәлән, район үзәгенең беренче һәм икенче микрорайоннарын икегә бүлеп зур булмаган инеш ага(Энергетиклар урамыннан салынган ачык дренаж чокырының дәвамы). Инеш буенда урнашкан кайбер йортларның да хуҗалык калдыкларын шул инеш ярлары буенда күрергә туры килде. Тиресне ихатадан читкә чыгарып өйгәннәр. Бер өем тирестән бүленеп чыккан сыекчаны агызып җибәрү өчен, хәтта, инешкә табан ерганак та ясап җибәргәннәр.
Күренүенчә, кешегә үзенең йорт тирәсендәге йорт барыннан да кадерле. Күрәсең, чит мохит пычранса да ярый. Менә шул кимчелекләрне булдыручылар үзләре дә сулыкларны пычраталар, дип зарланалар бит.
Фотодәлилләр:
Читайте нас: