Җәмгыять
20 Октября , 10:41

Чарада әтиләр сынатмады

Яшьләр үзәгендә Әтиләр көненә багышланган җылы, ә иң мөһиме, бик кызыклы чара узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әти көнендәӘти көнендә
Әти көнендә

 Чын-чынлап булдыклы әтиләр өчен горурлык белән тулы гаилә бәйрәме  булды. Программа  күпкырлы иде. Яшьләр үзәгендә катнашучылар ныклыкка, төгәллеккә һәм үзара аңлашуга чын тикшерү уздылар. Спорт эстафетасы-күтәренке ритм бирде һәм барысына да энергия өстәде.    Автоматны сүтеп кору һәм пневматик винтовкадан ату-монда әтиләр чын ирләрчә чыдамлык, җитезлек һәм бик яхшы мәргәнлек күрсәттеләр. Дартста төгәллек һәм тапкырлык тикшерелде.  "Баланы йөреп кайтырга әзерлә» - иң күңелле һәм ыгы-зыгылы конкурс. Әтиләр тиз генә бала киемнәрен  киендереп чыктылар, һәм бу конкурста көлми мөмкин түгел иде. "Үз балаңны тап" — кызыклы һәм дулкынландыргыч этап. Әтинең йөрәге үз баласын хәтта күзләрен йомып та тоюын исбатлады бу ярыш. Барлык катнашучылар да искиткеч бердәмлек һәм команда рухы күрсәттеләр. Вакыт табып  килгән барлык әтиләргә  оештыручылар рәхмәт сүзләре җиткерде. Әтиләр гаиләдә төп таянычыбыз һәм үрнәк булуы чарада ачык күренде.

 

Автор: