Җәмгыять
16 Октября , 09:36

Экскурсияләр белем офыкларын киңәйтә

Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенә экскурсиядә булды. Тәэссоратларга бай булды  бу сәяхәт.

Добавить в предпочтительные источники Google
Экскурсияләр белем офыкларын киңәйтәЭкскурсияләр белем офыкларын киңәйтә
Экскурсияләр белем офыкларын киңәйтә

Сәнгать бүлегеннән яшь рәссамнар  остазлары Гөлназ Рафил кызы Дарсигова белән Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенә мавыктыргыч сәяхәттә булдылар. Балалар экспонатларны карап кына калмады, туган як тарихына яңача карадылар: борынгы көнкүреш әйберләре, традицион кимнәр, уникаль экспонатлар... һәрберсе үз тарихын сөйләгәндәй булды, ә балалар аны «укырга» һәм соңыннан яңа иҗади эшләр өчен илһам була алырлык детальләрне тотарга тырыштылар. Үзәкнең баш белгече Айгөл Фәнис кызы Нәфыйковага җылы каршы алуы һәм гаҗәеп кызыклы, җанлы экскурсиясе өчен укучылар һәм җитәкчесе рәхмәтле булды. Аның сөйләгәннәрен ихлас тыңладылар. Барысын да күз алдына китерергә мөмкин иде. Нәтиҗәдә үткәннәр шулкадәр  якын һәм аңлаешлы кебек  күз алдына килеп басты. Янәшәдә генә эшләгән үзәкләрдә булу, аралашу, сорауларга җавап алу үтә фәһемле. Үткәннәрне искә алу, киләчәккә өмет белән багуга тиң мондый очрашулар.

Алия Ибәтуллина.

 

Автор: