Җәмгыять
15 Октября , 04:05

Эшләмәсәм үләм мин

Әйе,нәкъ шулай дип шаккатырды сентябрь азагында 95 яшен тутырып йортында мәж килеп көзге бакча эшләрен төгәлләп йөрегән Зөлфия апа Кашапова.Чишмә авылының хезмәт ветеранының тормыш юлы туган авылында үткән.

Добавить в предпочтительные источники Google

 Шунда Мөбәрәк исемле бик уңган егеткә кияүгә чыккан.1956 нең көзендәбашланган ул бәхетле көннәр. Башка җиргә күчеп дөнья коруны күзалдына да китерә алмаган.Гомерләре  Иштирәк авылында узган.Бер-бер артлы  өч егет һәм бер кызга гомер биргәннәр. 95 ел гомердә күпне күргән,күпне кичергән , балалары өчен җан атып яшәгән әбинең сөйләр сүзләре күп.
Каралтыга килеп кергәч тә мин аптырап    калдым. Капканыда шикләнебрәк ачтым. Бергасырга якын гомер кичергән кешенекенә ошамаган , пөхтә итеп җыештырылган йорт, заманча тышланган өйне күргәч ялгыш кердем бугай дигән уй йөгерде башыма. Хуҗабикә яшелчә түтәлләрен җыештырып йөри икән . “-  Әйдә уз, кыенсынма !”- дип ягымлы итеп эндәште үзе.Бик кунакчыл икән, күптән көтелгән кешене каршылаган кебек мине өйгә дәште Зөлфия әби. Сүзчән, ачык йөзле  әби килүнең максатын аңлагач әңгәмәне үзе башлады. Патриотлык  рухы бик көчле икән:“Авыл,нигез төшенчәләре минем өчен бик кадерле. Миңа авыр сугыш елларында тылда эшләргә туры килде. Миңа әнинең беренче ярдәмчесе булып эшләргә туры килде. 10 яшь иде бит миңа. Күргән михнәтләрне язып аңлатып бетерерлек түгел. Балачагым булмады. Бар халык Җиңүне якынайтыр өчен эшләде. Тыл Ветераны мин.Авырлыклар безне  чыныктырды. Ниһаять, тыныч тормыш башланды .25 яшемдә тормышка чыктым. Мөбәрәк бик уңган, булдыклы хуҗа иде. Кулы эш белмәгәнгән чак булмады. Көзгә зур булмаган өй җиткердек.  Бакча эшләдек,яшелчә, җиләк-җимеш үстергәч , ихата күңелгә керә башлады.  Колхозда йөгереп эшләп йөрим. Печәнендә чабарга өйрәндем, башкалар белән кая кушалар, шунда эшләп йөрим. Дөнья, тормыш шулай барадыр кебек иде. Бераз ир канаты ышыгында яшәдем. Фаҗидәга көтмәгәндә килә икән. Әзмәвердәй егетнең язмышы кырт киселер дип кем уйлаган. Эштән авырып кайтып өйдә ятты, больницага соңлап алып килделәр.Бишенче көнгәҗир куенына керде. 34 яшемдә тол калдым. Тормышым үкенечле мизгелдән аксады. 4 баланы кочаклап елыйм. Камыр кебек изелеп төштем. Язмыш сынавын лаеклы үтәргә кирәклеген үзем кебек ятимнәр аңлатты.Дүрт балаңны кеше итү, үстерү синең Аллах алдындагы бурычың дип өзеп әйтүчеләр байтак булды.

Үземне кызганмыйча көнне төнгә ялгап эшләдем.Фермада сарык карадым, тавык фермасында да үрнәкле эшләдем. Йортхуҗалыгын алып барам,абзар тутырып мал карыйм. Сыер тотам, бәрәңге утыртам зур бакчага. Олы улым Мәгафур, икенчесе Мөнир кул арасына керә башладылар.  Өйдә бәрәңге, сөт, ит булгач гаиләне тартып алып барасың . Һәр елда бер гектар чөгендер, шул ук күләмдә бәрәңге утырту мәҗбүри . Хәзерге кебек копалкалар юк чак. Бәрәңгене кул белән казып алабыз. Нинди илаһи көч булгандыр?Ул вакытта колхозда акча бирү юк иде. Иген бирәләр анысы бик хуш. Колхоз тракторлары хезмәт  көне исәбенә бакчабызны сөреп куялар.Сүз юк, балалар беренче ярдәмчеләрем булдылар, эшкә өйрәнеп үстеләр. Ир бала аптырап тормый ул. Инде бишәүләп бәрәңге бакчасын вакытында утап, чистартып торалар.Ит, сөт, эремчек, кош-корт эш итеп тормышны алып бардык.Эшнең әҗерен күреп торсаң, күтәрә алмаслык эшләрнең авырлыгы да онытыла.  Хезмәткә өйрәнү-иң яхшы, үтемле тәрбия чарасы. Балалар әтиләре кебек бик уңган, эшчән булдылар, язмыш аларны иртә колакларыннан тартып үстерде.Башкалар кебек эшләп арыгач әтиләребелән басу уртасында ашап, кайнар чәй эчеп алу бәхете малайларның иң матур балачак хыялы булып калды. Әлегә алар яшь колыннар кебек уйнап, йорт уртасында үзара көрәшеп тә алалар.Бик кыю, тәвәккәлләр иде мәктәп елларында ук. Тормышны аңлап  үзаллы көн итәргә өйрәнделәр. Яхшы укырга, әнигә ныклы терәк булырга тырыштылар. Горурланып әйтә алам. Бик яхшы укыдылар. Мөнир үтә яхшы укыды, алдына табиб булу аның мәктәп елларыннан килгән максаты. Алга китеп шуны әйтәм, теләгенә иреште ул. Инде ул күренекле табиб, эшне дә, тормышны да яратып көн итә.
Ир баланың алдында ил өчен изге бурыч тора. Совет армиясе сафларында  хезмәт итеп кайттылар өчеседә. Ул елларда яртылаш үлеп терелдем.Ана күңеле балада. Бигрәктә Мөнәвирем  өчен өзгәләндем. Бер вакыт хәбәрсез югалды бу. Өч ай хат-хәбәре юк. Өч ай йокысыз төннәр мине тетрәндереп тотты. Военкоматка бардым. Улыгыз исән, ул хезмәттә дип мине тынычландырып кайтардылар. Ана йөрәге бит, ничек түзгәнмен икән?  Кызым Алия  аша белдем.  Мөнәвирем исән, озакламый кайта дигән хәбәр килде. Яраланып госпитальдә яткан, Афганистанда хезмәт иткән.Иштирәк егете Рәшит Мусинда аны барып тапкан, сөйләшеп элемтәдә торганнар. Якташ бит. Ходай үзе саклап йөретте балаларымны. Аллага шөкер, тормышта үз урыннарын таптылар.Тәртипле, итәгатьле булдылар.Эчемнән куанып, канәгатьлек хисе белән яшәп ятам”-дип  тәмамлады үзенең монологын. Зөлфия әби белән сөйләшкән арада өч як күршеләредә кереп чыктылар.Олы кеше белән ниләр булмас.?. Сезнең охрана көчле икән дип көлештек.Ул арада телефон шалтырады. Мөнир көненә икешәр  тапкыр хәл белешә.Кирәкле даруларны Мөнәвир  аша әнисенә җиткерә. Күршеләре Нәфия һәм Ринат Шакирьяновлар үз әниләре кебек Зөлфия апаның хәлен көндә белешеп торалар. Кешелекле , үрнәкле  гаилә вәкилләре.Миңа ветеранның яшәү тәртибе ошады. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Тик тора белми.Мин килгәндә дә карагат куакларын җыеп бәйләгән вакыты иде.Балалары кайтып йөри. Мөнәвир ешрак кайта. Инде оныклары да үсеп җиткәннәр. “-Олылары да, оныкларда минем өчен сабыйлар.Авылда Фәнүзә исемле 93 яшьтәге сеңелем яши. Нәсел дәвамы. Әткәйнең бер сеңелесе 107 яшьтә бакыйлыкка күчте. Озак яшәүчеләр нәселеннән мин. Дөнья бик матур бит.Фанилыкны ташлап китмәскә иде. Яшәргә әле исәбем. Тимерләрне өзәр чаклар үтсәдә, тик тормыйм. Гел нәрсәдер эшлим  мин. Табигатем шундый. Эшләмәсәм үләм мин. Яшәргә иде исәбем!”
  Бәхет күктән яумый. Зөлфия  әбинең иң бәхетле көннәре әле. Һәрбер баласында өчәр онык үсеп килә. Кайчан телиләр шунда кайтып ярдәмләшеп китәләр. Барысыда бергә җыелса Йорт сабантуй төсен ала.Зур бәйрәм. Алар арасында балакайларым- алтынкайларым дип куанып бетә алмый зурәни.Авыл халкы зурәнигә ихтирам-хөрмәт белән карый. Оныкларында татар рухы сакланган.95 яшь тулу тантанасы Зөлфия Кашаповага яңа көч өстәгән. Оптимист ул. Саубуллашып кайтыр ният белән  юлга- капкага юнәлдем.  Озатып чыкты. Бу кешедә ихтыяр көче чиксез икәненә инандым...
                                                             Хәнис Хаҗимов.

Автор:Рима Валиева