Балтач үзәк район дәваханәсендә дүрт дистә елдан артык көч сала белгеч. Күбесенчә нәкъ оештыру юнәлешендә эшли ул. Xалык сәламәтлеген саклауда ал-ял белми тырышулар бер дә эзсез түгел...
Урта мәктәпне тәмамлаган яшьләр киләчәк һөнәр сайлау чорында эзләнә. Мәктәптә сандружина әгъзасы буларак, чисталыкны, тәртипне һәрчак тикшереп тору гадәти. Кечкенә чакларында дус кызлары белән шәфкать туташы булып уйнаулары матур хатирәләрендә калган. Укол ясап, градусник куеп, тирә-ягында барысын да "яхшылап дәвалаганы" әле дә исендә. Әнисе Кәфия Xөснулла кызы белән киңәшләшкәннән соң янә апасына мөрәҗәгать итә. Өлкән Әнфисә апасы: "Әлфия сеңелем, шәфкать туташы эше бик кирәкле һөнәр. Син шуңа укысаң безнең гаиләдә дә медицина хезмәткәре булыр иде ичмасам"—дип хуплый. Шул сүзе җитә. Чынлап та алты бертуганнары төрле һөнәрләрдә лаеклы эшлиләр.
Әнфисә апасы бик кирәкле һөнәр икәнен билгели бит, ник үзен сынап карамаска?
Көндәшле авылы кызы Сверловски медицина училищесына уңышлы имтиханнар тапшырып укырга керә. Практика үткәндә күңеленә хуш килгән һөнәрне үз итүенә инана. Әмма еракта укыганда туган ягын бик сагына ул. Шуңа да диплом алу белән үзәк район больницасының терапия кабинетына эшкә урнаша. Заман башка, заң башка дигәндәй. Исемнәре ул вакытта башкача аталса да участок шәфкать туташы булып көч сала ул. Йорт буенча йөрү, ягъни участоклардагыларның өйләренә чыгулар да була. Биш елдан Әлфия Сәлимхан кызын поликлиниканың өлкән шәфкать туташы итеп үрләтәләр. Читтән торып Бөре медицина училищесында "Шәфкать туташлары эшен оештыручы" белгечлегенә ия була. Бу эш асылы өчен яхшы оештыручы сыйфатлары бик кулай. Эш графигы, табельләрне вакытында тутырып бару, бухгалтериягә айлык отчётларны тапшыру ташка басылган таләп. Поликлиникада чисталыкны хәстәрләп тору, кабинетларда тиешле медицина инструментлары, медицина күзәтүләр өчен махсус бланклар, канцелярия товарларын хәстәрләп тору өлкән шәфкать туташының иңнәрендә. Xәзер эш турыга оештырылуы кулай, ә элек "Шифа" аптекасыннан тиешенчә даруларны процедура бүлмәсенә, лор, стоматолог һәм башка кабинетларга үзе ташып тарату белән мәшгуль була. Xезмәттәшләре белән килешеп, Әлфия Мөгаллимова аларның хәлләренә кереп көч сала. Тормыш булгач кемдер үзе чирләп китәргә мөмкин, бер шәфкать туташы урынына икенчесе эшләүне тәэмин итүне вакытында хәл итә. Ничек тә медицина ярдәменә мохтаҗ халыкны белгечләр тарафыннан кабул итү даими алып барылырга тиеш. Өч дистә елдан артык вакытта поликлиника мөдирләре Альфира Фатыйх кызы Әхмәтова, Лилия Гафиф кызы Каһирова, Юлиан Борисович Шакиров белән уртак тел табып эшли ул.
Алтмыш яшьтән өлкәнрәк кешеләр сәламәтлеген хәстәрләү белән мәшгуль гериатр шәфкать туташы эшен уңышлы башкарды.
Күңел салып алып барган эшендә ирешкән нәтиҗәләре бар. Әлфия Сәлимхан кызы "Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе һәм Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгының Почёт грамотасына лаек була.
Улы Динар Флүр улы Җирләрне куллану һәм саклау буенча Башкортстан Республикасының дәүләт инспекторы булып эшли. Килене Гөлия Вәсигать кызы белән оныклары Аскар һәм Самирәне тәрбиялиләр. Оныклары мәктәптә яхшы укыйлар, һәркайсының яраткан шөгыле бар. Аскар— самбога йөри, ә Самирә Айдар Галимовның студиясендә бию буенча шөгыльләнә.
Эшләгән эшен яратып башкарганга, оныклары да күңелләренә хуш килгән эшне сайласалар иде дип өметләнә. Әлфия Сәлимхан кызы яратып башкарган эштә нәтиҗә дә яхшы, күңел дә тыныч булуына үз мисалында инанган.