

. Озак вакыт фидакарь хезмәте, районның социаль һәм икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен "Балтач районының Почётлы гражданины" Мактаулы исеменә Башкортстан Республикасының атказанган юристы, философия фәннәре кандидаты, отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Радиф Әхвәс улы Габдулхаков һәм Русия Федерациясе нең авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, агросәнәгать комплексы ветераны Дамир Зөфәр улы Фәйрушин лаек булдылар. Югары исем белән аларны ихлас котлыйбыз.