Җәмгыять
13 Августа , 09:26

Эш асылында — мәрхәмәтлелек

Ветеринар эше асылында ук шәфкатьлелек салынган. Мал—җан иясе. Ул чирләгәндә шулай ук интегә һәм ярдәмгә мохтаҗ. Авыртуны тел белән аңлата алмый. Шуңа да халык телендә әйткәндә, мал врачы үтә зирәк, зиһенле һәм мәгълүматлы булырга тиеш. 

Эш асылында — мәрхәмәтлелекЭш асылында — мәрхәмәтлелек
Эш асылында — мәрхәмәтлелек

Түбән Карыш һәм Иске Тимкә ветеринария участоклары мөдире Зөлфия Вәлиева нәкъ шундый сыйфатларга ия.

Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумын отличие белән тәмамлаган белгеч читтән торып Башкорт аграр университетын уңышлы тәмамлый. Зөлфия Абдувахит кызы теорияне яхшы үзләштергән белгеч. Әмма ул эшнең гамәли (практик) яктан осталыкка ия тормыш иптәше— ветеринария фельдшеры Рифат Фәрит улы Вәлиев белән бергә көч салганда зур максатларны тормышка ашырып булуын сызык өстенә ала. Әйе, әйтүе генә ансат. Алар хезмәтләндергән Түбән Карыш ветеринария участогына җаваплылыгы чикләнгән “Рассвет” җәмгыяте  хуҗалыгы, “Саяпов Д.Ф.” шәхси предприятиесе һәм 12 авылдагы шәхси хуҗалык малы карый. Янә Иске Тимкә ветеринария участогына җаваплылыгы чикләнгән “Фрунзе”җәмгыяте хуҗалыгы,  “Дильмиев Р.Ш.” шәхси предприятиесе һәм 11 авылдагы шәхси хуҗалык малы керә. Биредә ветеринария фельдшеры Риф Әнгам улы Шәймөхәмәтов көч сала. Ике ветеринария участогында гомум алганда 3800 баш мөгезле эре терлек бар. Xуҗалык җитәкчеләре  Фидәрис Гарипов, Фидарит Мирһаҗев, Рөстәм Дильмиев,  Ринат Гарипов белән уртак тел табып эшлиләр. Мөгезле эре терлекләрнең чирен профилактикалау, дәвалау эшен уңышлы алып баралар. "Саяпов Д.Ф." шәхси предприятиесендә терлек чирләрен белгечләр тарафыннан профилактикалау җайга салынган. Шәхси хуҗалыкларда башка мал-туар, песи, этләр дә игътибардан читтә калмый. Профилактик эштә исә барысы да күз уңында тотыла. Гыйнвар  аеннан  башлап ноябрьга кадәр профилактик вакциналаштыру даими бара. Котыру, себер түләмәсе, нодуляр дерматит, ящурга каршы профилактик вакциналаштыру эше алып барыла. Тиешле вакытта ветеринария  врачы һәм фельдшеры тарафыннан лейкоз, бруцеллёзга мөгезле эре терлектән кан алына һәм анализ ясала. Чир табылган очракта кичектергесез чаралар күрелә. Вәлиевлар атлардан сап, инфекция чирләрен ачыклау өчен анализ ясау ниятеннән кан алалар. Шул ук вакытта шәхси хуҗалар мөрәҗәгате белгечләрнең игътибар үзәгендә. Бу эшләр белән ел дәвамында ветеринария белгечләре буларак Вәлиевлар даими мәшгульләр. Һәр йорт саен йөреп мәче, этләргә котыру чиренә каршы прививка кадап профилактикалау бик җитди сорау булып кала.

Вәлиевлар  төбәктә  олы хөрмәткә лаек хезмәт династиясе ул. Фәрит Xәлиулла улы Вәлиев та (мәрхүм булган) гомер буе фельдшер булып эшләп хөрмәт казанган шәхес. Улы һәм килене эшләрендә фидакарьлек күрсәтәләр. Зөлфия Абдувахит кызы— "Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына", Рифат Фәрит улы "Башкортстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына" лаек булган. Вәлиевларның ике уллары Ридаль һәм Раушан күңелләренә хуш килгән юнәлештә үзләрен тапканнар. Өлкәннәре үзмәшгуль булып эшли, гаилә корган, уртанчылары хәрби хезмәттән соң электромонтёр  булып вахта ысулы белән эшли. Кызлары Дилә 9нчы сыйныфка укырга керә.

Балалар әти-әниләре мисалында тырышып эшләргә өйрәнеп үскәннәр.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас