

Фронт афәтләрен үтеп тыныч тормышка сусаган фронтовик Фазылбәк Хәйдәршин, Муллаян Хәйруллин, Рәфкатъ Локмановлар исән калганнарына куанып халыкны моңга күмделәр. Укытучы буларак авыл балаларын беренчеләрдән булып җыр-моң дәрьясына алып керделәр. Алар арасында яшүсмер Галиннар үзаллы гармунда уйнарга өйрәнделәр. Гаиләдә 7 бала—4 егет, 3 кыз үсте. Зур гаилә. Ул заманда авылларда халык күп иде. Сөйләү жанры мәктәпләрдә камилләште.
Радиодан (кара тәрликә)дән яңгыраган һәрбер җырны отып алалар, өйдә көн дә кечкенә концерт. Ата-ананың шатлыгы чиксез. Уллары Фәнир, Вәнзир, Фигат кече яшьтән үк гармунга оста булдылар. Клубларда фронтовик гармунчылар Лотфулла Кыямов, Фаман Исламгалиевлар кичләрен моңлы көйләрне сыздыралар. Галинның кызлары Фидания,Физалия, Гөлфаяларны да Ходай сәхнә кешеләре итеп яраткан. Биючеләр, нәфис сүз осталары авылда күп иде. Әнкәләре Тәския Әхмәтгалиева балаларына иҗат иреге куеп яшәде. Вәнзир профессионал баянист булып эшли башлады. Район мәдәният йортында музыка җитәкчесе хезмәтен намуслы башкарды. Шул елларны хәтерләп Фигат болай сөйләде. “ Әни безне белемле, тырыш, эшчән итеп тәрбияләде. Балалар үстергәндә авылның үрнәкле шәхесләрен үстерүгә багышлады бар гомерен. Сәхнәне яулау үзмаксат түгел иде. Бергәләп, бары тик Галиннар гына катнашлыгында әнкәйнең 70 яшенә багышланган концерт куйдык.Киленнәрдә, туганнар да зур җаваплылык тоеп әзерләндек. Бу безнең өчен зур бәйрәм -фурор булды. Җырлар да, баян моңнары да халык күңеленә таралды. Без “җиденче күк”тә идек. Әнкәй белән әткәйгә мәдхия җырлау булды ул кич. Шәхес булып формалашуыбызга үзенә күрә отчет булды. Алар дөньядагы бөтен балаларны да үзләренекедәй күреп, тормышта булышучылардан иделәр.Бу концертны халыксоравы буенча Яңа Балтач авылы тамашачысынада күрсәттек.Менә армия сафларына юлланыр көн килеп җитте.Җырга, сәнгатькә, гармунга гашыйкмәдәният бүлеге мөдире Рәсих Муллагалиев район хәрби комиссариаты алдында ”Галин, берне җырлап кит инде !-” дип мөрәҗәгат итте. Мин бик теләп гармунда уйнап җырладым. Мөстәкыйль тормыш шулай башланды. Мине Байкал аръягындагы Улан-Удэ шәһәрендәгехәрби округка җибәрделәр. Ике ел гомерем шунда үтте.”Ир-ат әгәр үзен ихтирам итсә Илебезне сакларга, туган төбәгеңнең патриоты булырга тиеш. Коммунистлар партиясе бу сәясәтне һәрвакыт алга куйды. Ирегеңне тою! Синең ирегеңне башкаларныңда тануы ул хәрби хезмәт. Замандашларың белән аралашырга, дуслашырга, мөнәсәбәтләр корырга өйрәнү – тормыш юлыннан үзаллы атлаганда интеллект нәкъ шул елларда формалаша.”Бу аксиомаларны Фигат бик тиз отып ала.Үрнәкле хезмәте өчен ике тапкыр авылда, ялда булып ала.
Армия хезмәтендә җыр- моң рухи юлдашы була егетнең. Моңсызлык- күңел бушлыгы. Фигат армия сафларында чираттагы караул хезмәтен үтәгәндә “ Хәтеремдә әткәй” җырын иҗат итә. Бу җыр әтисенә булган ихтирам хисләре салынган яратып җырланучы хитка әйләнде. Армияда вакытта ук җыр Көнтүгеш авылы һәвәскәрләренә барып ирешә. Әтисенә булган олы ихтирам белән сугарылган бу җырны Фигат инде танылган җырчы булгач та үзенең репертуарыннан төшерми. Безнең халык моң ярата һәм җырчыдан да, музыкантларданда шуны көтә. Алга китеп шуны әйтергә кирәк-атаклы җырчыларны,виртуоз музыкантларны нигездә авыл бирә. Алар кайда гына эшләсәдә, яшәсәдә авыл балалары булып калалар.
Армиядән кайткач язмыш Фигат Галинны Себер якларына алып килә.Сургут шәһәренә килеп урнаша. Монда ул үз амплуасын эзли. Нефтьчеләр арасына эшкә урнаша. Гади водитель булып. Татар- башкорт яшьләрен берләштергән “Дуслык” төркемендә берничә тапкыр җырчы -баянист буларак чыгыш ясый. Репетицияләргә даими җәлеп итә башлыйлар. “Алтын көз” фестивалендә Фигатнең иҗади старты була. Тулы залдагы халык яшь җырчыны дәррәү алкышларга күмә. Тамаша залында якташлар күп. Ул көнне ансамбль егетләре коллективка эшкә чакыралар моңлы тавышлы егетне. Гомер буе ихлас кешеләргә сокланып яши Галин.Шуңа күрә бергә иҗатта кайнарга риза була. Бер үк вакытта яңа оешкан ансамбльның баянисты хезмәтен үти.Кыска гына әйтсәк, 15 ел вакыт эчендә Сургут, Тубыл,Лонгепас , Нефтеюганск, гомүмән Себер төбәген концертлар белән кат-кат урый ансамбль , урындагы татарларның яраткан кунагы булып иҗат итә.Артист тормышы ифрат катлаулы, мәшәкатьле, җаваплы гаҗәеп бер дөнья.Баянчы хезмәте – гел тибеп торган моң чишмәсе ул. Аның осталыгына концертның уңышы бәйле. Бик күп музыкантлар белән эшләп караган Фигат Галинның бу өлкәдә үз фикере.”Озак еллар сәнгать мәктәбендә,көйне нотада өйрәнеп югары класслы башкаручыларны очрадым. Моңлы баянчыларны һәрвакыт авыл бирә. Бу юнәлештә Балтач егете Алмаз Разяповны атар идем. Ул башкару осталыгына ия. Музыка сәнгатенәвакытында килде,әле аның мул җимеш бирә торган чагы. Аның белән сәхнәгә ышанып чыгып була. Ритм, илһам, талант бергә кушылган бу егеттә. Хәзер композиторлар күп, аларның көйләре бер ата балалары кебек. Шуңа һәрбер көйне төгәл итеп отып калу баянчы бурычы. Алмазҗырчыны матур гына ияртеп бара”.
Репертуарга нигездә татар халкының популярь җырларын кертә Фигат. “Уфа юкәләре” , “Юкка үпкәләмә” ,”Сагыну”һәм башка җырлар белән рәттән үзе язган җырлар”Хәтеремдә әткәй”,” “
Әнием бәгърем”,” Җиде сагыш”урын ала. 1987нче елдаТөмәндә үткәрелгән “Татар җыры Себер җирендә” конкурсында беренче тапкыр Гран- при яулый.Җыр сәнгатенә маһирлыкны күрсәтүне туган төбәктә якташлар җылы кабул итәләр. Татар булмаган урын бармы соң ул? 1991нче елда Нижневартовск шәһәрендә икенче җыр бәйрәме “Татар җыры Түбән Вартада” баянчылар бәйрәме оештырыла. Анда да Фигат иң югары бүләккә лаек була. 1990нчы елда улы Руслан туа. Заманы өчен бик популярь баянны-“Велтмейстер”ны сатып ала. Бу инструмент яңа мөмкинлекләр ача.” 1994нче елда үткәрелгән “ Уфа- Казан “ теплоходында оештырылган татар халык җырлары конкурсында Фигат чираттагы Гран- прине ала . “Дуслык” ансамбле үзенең иҗади отчетын зур концерт белән Казан шәһәрендә тәмамлый.
15 ел эчендә Фигат Галин күп концертларда катнаша. Тормышының мөһим өлкәсендәяңалыклар көтелә. Фигат белән очрашып, аралашып яшибез,Мин аның иҗат юлында якын бер сердәше, фикердәше булып киттем. Ул бик гадел, туры сүзле, эшне сыйфатлы итеп башкара, тәвәккәл. Бүген бу сыйфатлар сәнгать кешесенә бик кирәк.Нәкъ шул сыйфатларын ярата тамашачы, бәйгеләрдә жюри әгъзалары да. Уфада үткән “Мин яратам сине, тормыш!”конкурсында җырчылар бары тик үзләренең әсәрләре белән чыгыш ясадылар. Җыр бәйрәменең шарты шундый. Монда Фигаткә тиңнәр булмады. Инде күп вокалистлар яратып өлгергән ”Хәтеремдәәткәй” җырын тиешле югарылыкта башкарды һәм беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.Бу җыр Фәдис Ганиев, Нәзифә Кадыйрова,Фән Вәлиәхмәтов,Закир Шаһбан репертуарында озак еллар яңгырады.
2012 нче елда Фигат Галин Иске Балтачка кайтты. Сәнгатебезнең лирик баритоны үзешмәкәрләрнең матур тавышлы тембры белән сәхнәбезгә кыю кайтып керде..2013тә Тушкырда үткәрелгән регион-ара солистлар конкурсында Фигат тамашачыларга яңа җырлар бүләк итте. Аның тавышында йөрәк хисе, моң, җылылык.
Таныш тавышка тиңләрдәй башкаручы булмады ахрысы. Туган җирдә,туган төбәктә Гран- при алу лаеклы бәһа булды. Район сәхнәсенә моң сәнгатенең әһеле кайтканын аңлачы тамашачы.
Бөек җырчылар истәлегенә багышланган конкурсларда да ул башкаларны узды. Хания Фәрхигә багышланган Тәтешледә үткәрелгән концертта беренче дәрәҗәдә Диплом Фигаткә бирелде. Атаклы җырчыбыз , легендар шәхес Хәмдүнә Тимергалиева иҗатына багышланган Борай җирендә зур җыр бәйрәме үткәрелде. Күп җырчыларны җыйды бу тамаша. Хәмдүнә Тимергалиеваның туган иле ул Борай,монда иҗат юлын башлаган. Монда да Галин призерлар арасында иде. Конкурсның “ Кулъяулыгым төшеп калды, Борай болыннарында” дип аталуы очраклы түгел.Бу тамаша күпләрнең исендә калырлык оештырылган иде.
1925нче елда Мишкә районында да Башкортостанның атказанган артисты Шамил Хамадинуров истәлегенә багышланган конкурста да Фигат Галин Гран-при яулады.Соңрак призер болай дип язды. “ Шамил Хамадинуров белән электән таныш идек. Бергә концертлар куеп йөредек. Аның җырларын яшәтү, халыкка җиткерү иде теләгем.”
Бу җиңүләр Фигат Галинның үз репертуарын яшьләр белән рәттән яңарта баруын, халык күңелендә бәйрәм тудыра алырлык кояшлы сәнгатьиясе булуына ачык дәлил.Башкорт сәхнәсенең патриархлары иде жюри составында. Башкортостанның халык артистлары Халит һәм Лилия Фатыховлар, Фәйрүзә Нуриеваларның булуы конкурның мәртәбәсен күтәрде.Райондашыбыз халык җыры “Шахта”, икенчесе Әкрам Даутовның”Әниемә хат” җырын башкарып тамашачыны таң калдырды. Җырчылар белән тыгыз элемтәдә яши Фиган Галин.
Рухи байлык буыннан- буынга күчүенә ышана. Абыйсы Ким белән авылда мәчетнең манарасын яңартты. “Һәрберебез өчен иң кирәк сыйфатларны әни белән әтидән алдык. Авыл халкының аларга булган хөрмәте генә йөрәкне бераз тынычландыра”- ди Галин.
Фигатнең улы Руслан әтисе юлыннан китте. Ул бик оста баянист булып танылды.Аны концертларда уйнар өчен күпләр чакыралар.Руслан теләп Фәдис Ганиев,Ришат Тухватуллин, Әнвәр Нургалиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар коллективларында эшләде һәм эшли.Сүз юк, Русланның иҗади уңышлары өчен Фигат хаклы рәвештә горурлана.
“Барысы да вакытлыча.Мәңгелек бары Ходай гына. Киләчәккә кызыгып алданып яшисе түгел . Бүген яшәп, җырлап , бүгенге тормышка шатланып көн итәргә кирәк. Олыгая башлагач җыр- моңнан ләззәт алып яшәргә иде исәбем.”ди Галин. Акыллы сүзләр.
Ханис ХАҖИМОВ.