

31 июльдә Балтач районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә өлкән буын гражданнарының хезмәт һәм социаль активлыгына ярдәм итү көне булып узды. Мәшгульлек үзәге белгечләре катнашучыларга – пенсия яшенә якынайган һәм пенсия яшендәге кешеләргә – хезмәт базарындагы агымдагы вәзгыять, халыкны эш белән тәэмин итүдә актив сәясәт программалары турында сөйләделәр һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрделәр.