Җәмгыять
7 август , 08:40

Дипломат —Начардан

Быел 5нче августта Балтач районында туган Совет һәм Россия дипломаты Ралиф Динислам улы Нурисламовка 90 яшь тула. Ул Кәрим Хәкимов кебек танылмаган. Шуңа карамастан, шәхес игътибарга лаек,  дипломатик хезмәткә 35 елдан артык гомерен багышлаган.

Дипломат —НачарданДипломат —Начардан
Дипломат —Начардан

Ралиф Динислам улы турында мин аның кебек үк Свердловск юридик институтында (Хәзерге Урал дәүләт юридик университеты ‒ УрГЮУ) укыганда ук ишеткән идем. Дөрес, төрле вакытта. Ул бу белем бирү учреждениесендә 1958 елдан 1962нче елга кадәр укыды, ә мин ‒ 1967 – 1972нче елларда. Безнең заманда халыкара хокук кафедрасы мөдире, юридик фәннәр докторы профессор Геннадий Владимирович Игнатенко еш кына аны мисал итеп китерә иде, студентның халыкара хокук белән мавыгуы һәм бу дисциплинаны тирәнтен өйрәнү шәхес үсешенә профессиональ яктан уңай йогынты ясый алуын билгеләп үтү өчен.

Мин Ралиф Динислам улы белән уртак дуслар ярдәмендә шәхсән таныштым һәм аның белән тыгыз аралаша башладым. Бигрәк тә отставкадагы Россия ЭЭМ ветераны Альберт Нәфи улы Кашапов һәм филология фәннәре докторы профессор Рәиф Кадим улы Әмиров танышуга йогынты ясады. Тагын шунысы да зур әһәмияткә ия иде: миңа, профессор буларак, озак вакыт дәвамында төрле югары уку йортларында халыкара хокук буенча да дәресләр алып барырга туры килде. Аерып әйткәндә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында. Һәм миңа озак вакыт дипломатик хезмәттә торган кешенең халыкара хокукы проблемаларына һәм мәсьәләләренә карашлар һәм фикерләр кызыклы иде.

Бервакыт мин Ралиф Динислам улыннан: "Сез ничек дипломат булдыгыз?" —дип сорадым.

 Ул миңа бик җитди карады, көрсенеп куйды һәм сөйләп алды: "Дипломат булганчы мин күпне кичердем, түздем. Мин Начар авылында тудым. Минем әти-әнием гади колхозчылар. Әтием, Динислам Нурислам улы, һәрнәрсәгә оста, эштән баш тартмый, атларны бик ярата, әнием – Мөхәррәмә аңа һәрнәрсәдә булыша иде. Миннән башка аларның тагын өч баласы бар иде: тагын бер ул һәм ике кыз. Авыр яшәлде. Салкын иде, ачлы-туклы иде, медицина хезмәте күрсәтелмәде диярлек. Балачакта ук үлделәр. Өлкәннәре өч яшендә вафат булган. Кечкенәсе бер айдан артык яшәде. Акча булмау һәм көнкүреш авырлыкларына бәйле, абыем Фатыйх, хәтта алты сыйныфны да тәмамламый, укуын ташлый.Ул миннән бер елга соңрак туган, 1954нче елда үлгән. Мәңгелеккә киткәндә аңа 27 яшь тә тулмаган.

Әтием Бөек Ватан сугышында катнаша. ул Брянск фронтының бер хәрби бүлекчәсендә пулемётчы сыйфатында сугышкан. 1942нче елның апрелендә немецларның көчле миномёт уты астына эләгеп һәлак була. 1944 нче елда Начар башлангыч мәктәбенә укырга китә. Шунысы кызык, бу мәктәп бинасы бераз яңартылган мәчет бинасы иде. Аны үз вакытында Фаяз исемле бабам төзегән. Ул дини белемгә ия, башта мәзин, аннары мулла булып хезмәт итә.

Дүрт сыйныфны тәмамлагач, урта мәктәп булган күрше Карыш авылына укырга кердем. Бу авыл 1755- 1756нчы елларда Башкорт төбәгендә күтәрелеш оештыручы һәм илһамландыручы Батырша Галиев яшәве белән билгеле. Ике авыл – Начар белән Карыш арасы шактый ерак. Җәяү йөрдем. Һава торышы нинди генә булмасын, дәресләрне калдырмаска тырыштым. 1954нче елда Карыш урта мәктәбенең унынчы сыйныфын тәмамлаган 35 кеше Уфа авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә карар кыла. Берәү дә кермәде. Барысы да инша имтиханын үтә алмады.

Магнитогорскига, туганым янына киттем. Һәм бөтенләй очраклы рәвештә Металлурглар урамында эре хәрефләр белән язылган «Аэроклуб» игъланын укыдым. Бинага кердем. Һәм ир-ат, ә бу әлеге учреждениенең директор урынбасары булып чыкты, миңа кичләрен, эштән буш вакытта, шушы клубта шөгыльләнергә киңәш итте. 55 кешелек төркемдә кыш буе теорияне өйрәндек, ә яздан көзгә кадәр очтык. Аэроклуб тәмамлангач, мин гражданнар аэродромы янында урнашкан Омск хәрби бомбардировка училищесына эләктем. Практик очу күнекмәләрен Красноярск краендагы Канск шәһәре янындагы җәйге лагерьларда ныгыттым. Мин инде икенче курста идем, шунда кинәт – бац: училищены яптылар да мине Красноярск шәһәренә локаторщкка укырга җибәрделәр. Өч айлык курслар тәмамлангач, Бакуга, ПВО Баку округына җибәрделәр, анда офицер вазифасында сержант булып, локатарщиклар хезмәте начальнигы булып хезмәт иттем.

1958нче елның августында мин туган ягыма кайттым һәм шул ук елда Свердловск юридик институтына көндезге бүлеккә укырга кердем. Ректор Д.Д. Остапенконы, укытучылар С. С. Алексеевны, Ю. Г. Судницынны яхшы хәтерлим. Прокурор ярдәмчесе сыйфатында Уфаның Киров һәм Орджоникидзе районнарында практика уздым. Институтны тәмамлагач, БАССР Нуриман районы прокуроры ярдәмчесе булып эшләдем. Әмма 1963нче елда Нуриман районын Уфа районы составына керттеләр һәм мин, башка хезмәткәрләр кебек үк, вазифасыз калдым. Һәм монда гаҗәеп вакыйга булды. Үзенчәлекле адым. Мине дипломатик Академиягә тәкъдим иттеләр. Дүрт керү имтиханын да «отлично» га тапшырып, мин бу академиянең тыңлаучысы булдым. Төркемнәр зур түгел иде. Укыту вакытында тарихка, Халыкара хокукка, телләргә аерым игътибар бирелде".

 

Монда РалифДинислам улымонологынбүлдеһәм уйга калды.

—Сез нинди телләр беләсез?— дип, аның уйчан халәтен бүлдереп кызыксындым мин.

— Әлбәттә, татарча. Ул минем өчен туган, чөнки мин мишәр – «татарларның каймагы".Әлбәттә, русча. Ул минем өчен төрле дәрәҗәләрдә көндәлек аралашу теле. Моннан тыш, немец һәм фарсы телләрен дә беләм.

—Сезнең дипломатикхезмәтегезничекоешты?— дип кызыксынуымдәвамиттем.

—Мин барысын да сөйли алмыйм. Ләкин шуны әйтим: мин өченче секретарь, икенче, беренче, вице-консул булдым. Рәсми рәвештә Австрия һәм Германиядә, Әфганстанда һәм Иранда эшләдем. Чехословакиядә – 215, Венгриядә 36 тапкыр булдым. Сүз уңаеннан, кызым Лилия 9нчы сыйныфта өлешчә 10нчы сыйныфта Прагада укыды. Унберенче сыйныфны Мәскәүдә тәмамлады. Мәктәптә иң яхшы укучы иде. Элемтә институтының Радиоэлектроника факультетын тәмамлаганнан соң чит ил фирмасында, ВТБ банкында эшләде. Хәзер инде пенсиядә...

Иран—искиткеч ил. Халык бик чиста күңелле. Россиягә мөнәсәбәт яхшы. Күз алдына китерәсезме, Советлар Союзы берничә йөз километрлы газүткәргеч төзеде, һәм Иран бөтен эшне долларда түләде, ә аннары безгә дөнья бәяләренә караганда 9 тапкырга арзанрак газ китерде. Германиядә минем дусларым аз түгел. Анда пенсионер чагымда да булып кайттым инде. Дустым Генрида кунакта булдым. Ул инде дөньяда юк. Ләкин аның миңа карата җылы мөнәсәбәте, 5 гектарлы ишегалды, балык тотарга яратучылар өчен махсус корылмалы елга, 12 бүлмәле бер катлы йорт, сарайлар түгел, иркен, уңайлы булуы минем хәтеремдә мәңгегә уелып калды. Бервакыт өч ай немец гаиләсендә яшәдем. Немецлар бик оешкан халык. Атнага бер тапкыр барлык ирләр бергә җыелалар һәм староста белән бергә җәмәгать эшләрен бүлешәләр. Бу эшләр бушлай башкарыла. Урамнар киң. Чүпле түгел, чиста. Үлән чабылган. Немецлар роза чәчәкләре үстерәләр. Розаларның чәнечкеләре җирнең үлән капламын төрле хайваннардан коткара.

—Бүләкләр бирмәдегезме?

—"Россия Герое» түгел. Әмма Россия һәм чит ил бүләкләре дә бар.

 Миңа мәскәүле Ралиф Динислам улы, тәкәбберләнеп, туган тамырларыннан аерылмадымы икән дип кызык иде. Ул болай дип җавап бирде:

—Әни исән вакытта, ә ул 1991нче елда үлде, Начарга ел саен кайта идем. Карыш мәктәбе белән мөнәсәбәтләремне саклыйм. Хәзер бу мәктәпнең директоры, искиткеч педагог Рита Кәшфуллина. Минем инициатива белән «Яшел тау» премиясен гамәлгә куйдылар. Инде 10 елдан артык ел саен, укучыларның яхшы укуын стимуллаштыру максатыннан, аларның иң яхшы өчесенә билгеле бер суммага Диплом һәм премия бирелә.

 

 

«Кызыл таң» гәзите, башка гәзитләр белән хезмәттәшлек итәм. Минем язмаларым «Российская газета», «Красная звезда» гәзителәрендә дөнья күргәне бар. Кайберләре инде кырык яшьтә «тормышта мәгънә тапмый». Ә Ралиф Динислам улы, шактый олы яшьтә булуына карамастан, хәтерен ачык саклый. Ул энергияле, күтәренке күңелле, кешеләр, вакыйгалар белән кызыксына. Аңа игелекле гамәлләренең әһәмиятен югалтмавын, әхлак һәм мөнәсәбәтләргә тирән тамыр җибәрүен телик. Минем тәкъдимем бар. Ралиф Динислам улының якташлары аны әле бик үк бәяләп бетерелмәгән  кебек. Ә бит ул билгеле бер мәгънәдә легенда, Балтач районының Почётлы гражданины дип танылырга, ә Начар мәктәбенә аның исемен бирергә лаеклы символ. Авылның яңа урамнарының берсенә Р.Нурисламов урамы яки Дипломат урамы дип атарга мөмкин булыр иде.

 

Венир СӘМИГУЛЛИН, юридик фәннәр докторы, профессор.

 

Автор:
Читайте нас