Җәмгыять
24 Июля , 08:09

Тәмле итеп кыяр тозла

Бу ысул өй консерваларында серкә кулланмаучылар өчен бик яхшы туры килә. Кыярлар тыгыз, шыгырдап тора, тоныкланмыйча һәм капкачлар кабармыйча яхшы саклана.

Тәмле итеп кыяр тозлаТәмле итеп кыяр тозла
Тәмле итеп кыяр тозла

 Ингредиентлар 3 л күләмле 1 банкага яисә 1,5 литрлы 2 банкага әзерләргә. Кыяр,  укроп, сарымсак, кара борыч, керән тамыры. Ачы кызыл борыч (теләк буенча), татлы борыч,  помидорлар (теләк буенча черри помидорлары). Су, тоз, шикәр, лимон кислотасы.

Хәзерләү.  Банкаларны яхшылап юарга һәм стерильләштерергә, капкачларын кайнатырга кирәк.  Банкалар төбенә укроп , сарымсак, кара борыч, кечерәк кенә керән тамыры кисәге һәм бер телем кызыл борыч салырга. Кечкенә тыгыз кыярларны яхшылап юып  аларның очларын кисәргә. Кыярны банкаларга тыгыз итеп салырга. Кирәк булганда, күләмне татлы борыч яки черри помидоры белән тулыландырырга мөмкин. Яшелчәләргә кайнар су салып 20 минутка калдырырга.  Банкалардан суны кәстрүлгә агызырга, тоз һәм шикәр өстәргә.  Маринадны кайнатып, тоз һәм шикәр тулысынча эреп беткәнче 5 минут чамасы кайнатыргаИң ахырында лимон кислотасы өстәргә.  Яшелчәләргә шунда ук кайнар маринад салырга. Банкаларны герметик рәвештә капкачлары белән капларга, аларны  әйләндереп, җылы юрган белән төреп,  тулысынча суынганчы калдырырга.

 

Автор:
Читайте нас