

Бер көн эчендә белгечләр дистәләгән кешегә медицина ярдәме күрсәтте: терапевт 62 пациентны карады; невролог—33 пациент; эндокринолог —23 пациентны; УЗИ—22 пациентны карады; Сәламәтлек үзәген 42 пациент узды, флюорография —46 пациент узды; маммография — 5 пациент үтте; күзәтү кабинеты — 25 пациент үтте; анализларны 54 пациент тапшырды; 3 пациентка өйдә хезмәт күрсәтелде ; СВОда катнашучыларның туганнары — 10 пациент каралды.
Авыл халкы медицина хезмәткәрләренә йорт янында тиешле тикшеренүләр узу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм «Сәламәтлек поезды»ның килүе алар өчен бик мөһим һәм вакытлы булды, дип билгеләп үтте. 25 июльдә, Балтач районында быел «Сәламәтлек поезды» ның соңгы эш көне булачак. Автопоезд Штәнде авылында яшәүчеләрне кабул итәчәк.