Җәмгыять
23 Июля , 07:44

Күңел тынычлыгы—өметле юлдаш

Һәркем дөньяда үз тиңен эзли. Аны тапкан очракта тормыш юлы күңел тынычлыгында үтәсенә өмет бар. Ә гомер иткәндә иң кыйммәт халәт бит ул җан тынычлыгы...Ярты гасыр кулны-кулга тотынышып гомер иткән Шәйнуровлар якыннарның, газизләрнең кадерен белеп гомер итү кирәк дип исәпли. Икесе дә күп балалы гаиләдә үскәннәр.

Күңел тынычлыгы—өметле юлдашКүңел тынычлыгы—өметле юлдаш
Күңел тынычлыгы—өметле юлдаш

 

Сәйтәк авылында  Мәгафия һәм Шәрифнур Шәйнуровлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала Радис. Урта мәктәпне 1964нче елда тәмамлагач хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә. Егет өчен мөһим вакыт җитә, аны армиягә чакыралар.Тормыш мәктәбен үткән вакытын горурлык хисе белән искә ала ул. Грузиядә авиация полкында өлкән сержант званиесендә отделение командиры булып хезмәт итә. Ул чорда солдатлар хезмәте өч ел тиешле. Оборона министры Р.Малиновскийның  приказы чыга. Лаеклы хезмәт иткәннәрне иртәрәк кайтарырга мөмкинлек була. Ике солдатка уңыш елмая. Берсе—Радис Шәйнуров. Ноябрьдә кайтасы урынга июль азагында юлга чыга. Мөмкинлекне файдаланып калу өчен ул югары уку йортына документларны тапшыра. Математика, физикадан—телдән, геометрия, рус теленнән язма имтиханнарны уңышлы тапшырып Чиләбе механизация һәм авыл хуҗалыгын электрификацияләү институтына укырга керә. Студент еллары белем алу, мөмкинлекләрне файдаланып эшләү белән үрелеп үтеп китә. 1973нче елда яшь белгечкә факультет деканы Казахстанга эшкә барырга тәкъдим итә. Гаилә бюджетына студентка тиешле "подъёмный" акчалар ярап торыр иде, тик аннан баш тартып олы яшьтә чирләгән әнисе янына  Башкортстанга кайтуны хуп күрә. Балтач "Районсельхозтехника" оешмасында яңа техника буенча инженер вазифасында хезмәт юлын башлый яшь белгеч. Икенче елда Радис Шәйнуровны оешманың Карыш филиалы мөдире итеп үрләтәләр. Ә шәхси тормышка килгәндә Радис Шәйнуровка гомер юлдашын өч дистә яшен тутыргач табарга насыйп була...

Буранлы гыйнвар ае. Радиска дус егете ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Өйләнгән дусты техника белән ярдәм итүне үтенә. Сәйтәк авылына кияү  йортына килен төшәргә тиеш. Мал чанасы белән бирнә алып килү гореф-гадәте бар ул чакта. Иске Янбай авылына баргач Радис киленнең дус кызы Ленага игътибар итә. Тыйнак кыз әзерләнү эше белән мәшгуль. Бер күрүдән Радис күңелендә Лена аерым бер урын ала. Бирнәләрне чыгарып урнаштыргач Радис Шәйнуров катгый таләп куя, киленнең  ахирәте дә бу юлы алар белән бергә барырга тиеш. Лена чыгып утыргач кына алар бергәләшеп юлга кузгалалар. Ул вакытта бәйрәмнәрне махсус алып баручылар гамәлдә юк.Туйны Радис бик җанлы, күңелле итеп алып бара. Теле телгә йокмый, бар максаты—Лена белән  ихлас танышып, дуслашып калырга кирәк. Күңелдә сөю хисе барлыкка килгәч, саф хис өчен чын ир-егет көрәшә. Аралашып, уртак темалар табып, яшьләр арасында ихлас хис бөреләнә.  Җитди эшне ник  озын-озак сузарга?  Апрельдә үк егет абыйсы Рәфит Шәрифнур улы белән  кыз соратырга баралар. (Абыйсы иңнәренә җитди вазифа төшүе табигый ки, чөнки Радиска нибары ике яшь булганда аның газиз әтисе вафат булган.) Үзләрен кызның әти-әнисе бик яхшы каршы ала, тик бер атнадан соң хәбәр итәчәкләрен белдерәләр. Икенче җомгада уңай карар билгеле була. Гаилә башлыгы булачак кияү  турында сорашып белешкәч ризалыгын бирүен әйтә.  Яшьләргә никах укыйлар. Сәйтәккә район үзәгеннән килен төшә. Кызганычка каршы, биана  урын җирдә ятып кына тора. Бер авырлыкка бирешми аны яшь килен ихлас мөнәсәбәттә карый. Районда Сабантуй булган көнне Шәйнуровлар матур итеп ике якта да туй үткәрәләр.

Эштә үзен яхшы оештыручы итеп күрсәткән җитәкчене Партия район комитетына чакырталар. Шәйнуров нинди ашыгыч эш килеп чыкты икән, дип бераз пошаланып барып җитә. Беренче секретарь кабинетында берничә кеше. Уфадан килүчеләр дә бар. "Иң яхшы кандидатура нәкъ бу белгеч",—дип беренче секретарь Гафурҗан Фәтхуллин аларны Радис Шәйнуров белән таныштыра.  Үзен  шунда Сәйтәк авылында төзеләсе дуңгызчылык комплексы директоры итеп тәгаенлиләр. Ул чакта төзеләсе комплекс урынында бер будка һәм бер өем гравий гына бар. Директор эшен башлар алдыннан машина бирелүен хәстәрли...

 Тормыш иптәше Йоматау авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап районда эшли. Лена Әхкам кызын проектлар ясау инженеры һөнәрен үзләштерергә укырга җибәрәләр. Районда машина-счёт станциясе ачыла, анда үзен эшкә тәгаенлиләр. Бәби карау буенча ялга тукталганчы яшь белгеч авылдан килеп яңа оешмада көч сала. Гаиләгә илаһи нур өстәп уллары Илдар дөньяга килә. Гаилә  башлыгы янында хәләл җефете булырга тиешлеге ташка басылган хакыйкать. „Правда“ колхозында икътисадчы булып Лена Әхкам кызы эшен дәвам итә. Берничә елдан соң Шәйнуровлар гаиләсенә  мәгънә өстәп  кызлары Эльза туа. Балалар тәрбияләү, дөнья көтү  хатын-кызның  бар булмышын ала. Бигрәк тә тормыш иптәше җитәкче буларак, зур объектны сафка бастыру белән мәшгуль. Аның күп вакыты юлда, эштә үтә.

... КПССның Башкорт Өлкә комитеты беренче секретаре Мидхәт Шакиров игътибар үзәгендә тотканга комплекс тиешле вакытта калкып чыга... Җитәкче вазифасы ансат түгел. Комплекс төзүдә  башкаланың  Орджоникидзе районы БНХРС тресты җәлеп ителә. СРСУ-2 һәм 21нче Трест актив катнаша. Авыл халкы төзелеш эшенә актив җәлеп ителә.  Тырыш җитәкче оештыру эшләре яхшы нәтиҗәгә ия. Дәүләт комиссиясе  объектны кабул итүе район тарихында зур вакыйга. Сәйтәк, Чурапан, Иске Ямурза, Нөркә авыллары халкы комплекста эшли. Хезмәт нәтиҗәләре дә күп көттерми. Дуңгызчылык тармагында мал башы, артым( привес) алу буенча коллектив яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 12 мең башка исәпләнгән комплекс республикада нибары дүртәү  генә. Эшчеләр белән бер максатта эшләп яхшы нәтиҗәләргә  ирешергә мөмкин булуына төшенә  директор. Иртә таңнан караңгы кичкә кадәр комплекс эшләре белән мәшгуль. Радис Шәрифнур улы иңнәрендә — йорт төзү, кирәген хәстәрләү мәшәкатьләре.  Лена Әхкам кызына эштә, балалар карауда, йорт эшләрендә  җитешергә  кирәк. Иптәшенең апасы, абыйлары кирәк чакта ярдәмгә әзер, шунысы бик мөһим. Олуг яшьтәге әниләре олыгайган чагында Мәгафия Шәйнурованы кызы Наилә,  уллары Радис, Рәфит, Нурлыгаян чиратлашып тәрбиялиләр. Якты дөнья белән хушлашыр алдыннан балаларына риза-бәхиллеген әйтеп кала ул.

Радис Шәрифнур улы, „Газремстрой“ җәмгыятендә  участок начальнигы буларак, хуҗалыкларга газ кертү белән мәшгуль була.Чикләнгән җәмгыять Тучыбай, Каргалы, Кансөяр авылларында, Тәтешле, Караидел, Бөре районнарында хуҗалыкларга газ кертүдә уңышка ирешә. 2003нче елда Радис Шәйнуров “Правда” колхозы рәисе итеп тәгаенләнә. Лаеклы ялга туктаганчы биредә эшли ул. Ир-ат башкарырга тиеш вазифаларны җиренә җиткерергә күнеккән.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип халык белми әйтмәгән. Уллары Илдар, кызлары Эльза югары белем ала. Күңелләренә хуш килгән эштә көч салалар. Гаиләләре белән  Уфада яшиләр. Xәзер Шәйнуровларның дүрт оныгы бар. Рөстәм, Таһир югары уку йортларын уңышлы тәмамлап эшлиләр. Сафия —студент, ә Эвелина —мәктәп укучысы. Балаларын һәм оныкларын  туган якка, ана теленә  ихтирамлы карашта тәрбиялиләр. Һәр кеше  өчен бу төшенчәләр бик мөһим. Ә аңа кече чактан ук күндереп үстерүләре алтын бәрабәрендә.

Ярты гасыр кулны-кулга тотынышып гомер иткән Шәйнуровлар якыннарның, газизләрнең кадерен белеп гомер итү кирәк дип исәпли. Икесе дә күп балалы гаиләдә үскәннәр. Лена Әхкам кызының гаиләдәге сигез бертуганнарның нибары өчесе исән. Табиб булып эшләгән Венера апалары һәм район үзәгендә яшәгән Марат энеләре. Xәзер  энеләре зур терәк һәм таяныч алар өчен. Биш балалы Шәйнуровлардан хәзер Радис берүзе. Гомер буе якыннарының кадерен белеп, аралашып яшәгәнгә алар туганнарның, газизләрнең кадерен белеп яшәргә чакыра. Бик мөһим сүзләр. Аны  Шәйнуровлар бай тормыш тәҗрибәсеннән чыгып киңәш итә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас