

Җыр-моңны үз итә, концертларда җырлап тамашачы сөюен яулый, конкурсларда уңышлы катнаша. Сәнгатькә булган сәләте әтисе Флүр Фәйзелкави улыннан бирелгән. Әтисе кыз күңеленә җыр-моңга карата сөю булдыра. Резеда Фарсый кызы һәм Фәйзелкави Шәйхелвәли улы Акберовлар гаиләсендә биш улларының барсы да гармунда уйный, җырлыйлар. Зур әтисе баянда уйнап, зур әнисе җырлавы гадәти халәттәй...
Университетны тәмамлаган яшь белгеч сәхнәне калдырмый. Үзәк район дәваханәсендә врач-терапевт булып эшли башлагач Ильзида Флүр кызы коллективның смотр-конкурсларында актив катнаша. Аерым һәм дуэтта җырлар башкара, лауреат исемнәренә лаек була, тамашачы сөюен яулый. "Рәйхан" вокаль ансамбльдә актив чыгыш ясый.
Тормыш иптәше Илдус Ришат улы Әхмәдиев "Сельэнерго" җәмгыятендә бригада мастеры булып эшли. Ул Ильзида Әхмәдиеваның һәр башлангычын хуплый, ике кызлары да шулай ук илһамлы булып үссеннәр өчен бар тырышлыгын сала. Бергәләп конкурсларда катнашып тормыш иптәше иҗади алымнары камилләшсен өчен бар булмышын багышлый. Сәнгатькә булган сөюне кызларында да тәрбиялиләр. Өлкән кызлары Арина "Зөлфия" үрнәкле бию ансамблендә бии. Кече кызлары Зарина "Баланкай" балалар бакчасына йөри,Көмьязы авылы мәдәният йортындагы "Акварель" бию төркемендә уңышлы чыгышлар ясый.
Үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге 2024нче елда "Минем гаиләм— минем терәгем" конкурсында чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. Гаилә башлыгы Илдус Әхмәдиев тәү тапкыр сәхнәгә чыгып, лаеклы чыгыш ясыйлар. Шул ук елда "Бөтен гаилә белән" гаилә проектында уңышка ирешәләр. Быел исә Бөре шәһәрендә медицина хезмәткәрләре гаиләләре арасындагы конкурста җыр-моң сөйгән династия булуларын дәлилләделәр. Быел янә бер конкурста үзләрен сынарга форсат була. Районда эшләгән "Гаилә" үзәге җитәкчелеге тәкъдиме белән Әхмәдиевлар үзләрен "Гаилә бердәмлеге" республика конкурсында сыный. "Гаилә традицияләре" номинациясендә бүгенге көн казанышларыннан тыш үткәннәргә байкау ясала. Нинди конкурсларда чыгыш ясап уңай нәтиҗәләргә ирешкәннәр, шуларны барлап, фотосурәтләрдә, видеотезмәләр булдырып конкурс жюри әгъзаларына тәкъдим ителә. Әхмәдиевлар гаиләсе Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештырган «Гаилә традицияләре — буыннар элемтәсе» республика конкурсында Балтач районы исеменнән лаеклы чыгыш ясады. Бөтен республикадан килгән 53 гаилә арасында Әхмәдиевлар гаиләсе «Минем гаилә традицияләре» номинациясендә II урынны алды.
Бу олы мәртәбә — ныклы гаилә кыйммәтләрен тану, өлкән буынга хөрмәт, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үз гаиләңне ярату. Нәкъ бу сыйфатлар бәхетле ата-ана булырганигез бирә. Кеше сәламәтлеген кайгыртуга үзләрен багышлаган сизгер, игътибарлы белгеч булырга да бу күңеленә хуш килгән шөгыль ярдәм итә. Үзәк район дәванәсе коллективы шундый булдыклы табиб белән эшләвен билгели. Ильзида Флүр кызы, Илдус Ришат улы һәм аларның кызлары иҗади осталыкларын, уртак максатка омтылып, уңышка ирешә алуларын чыгышларында күрсәтә алды.
"Бу конкурс Русия халыклары бердәмлеге, Зур һәм тату гаилә елы кысаларында үтте. Тәрбия бишектән башлана, берсүзсез. Шуңа да без тормыш иптәшем белән кызларыбызда туган телгә, җыр-моңга, биюгә сөю, гаилә традицияләренә ихлас мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышабыз. Кызларыбыз бу мөнәсәбәтне үз балаларында тәрбияләр дигән өметебез ныклы. Актив тормыш позициясендә яшәү эзсез үтмәс",—дип Ильзида Әхмәдиева бар сорауларыма да берьюлы җавап бирде.
Димәк, биредә гаилә традицияләре буыннан-буынга күчү өчен бар алшартлар да булдырылган. Үзара аңлашып яшәгәндә һәм шатлыклы балалар көлүе кыңгыраудай яңгырап торганда гына өйдә мәхәббәт яши, диләр. Гомер буе бу мохит Әхмәдиевлар гаиләсендә ныклы урын алсын.