Җәмгыять
23 Июля , 10:27

Чиядән тәмле кайнатма

Чиядән кайнатма кайнатыгыз. Һәр хуҗабикә үзе белгән , сыналган ысулын куллана.

Чиядән тәмле кайнатмаЧиядән тәмле кайнатма
Чиядән тәмле кайнатма

Чиядән гомумән тәмле кайнатма чыга.

 

Белгән ысуллары белән күпләр бүлешәләр. Суты чыксын өчен 11 стакан чиягә ярты стакан чамасы су салып 10 минут кайнатырга кирәк булыр. Бу вакыт җитә. Шуннан соң кайнатмага 7 стакан шикәр комы салып, аны янә 10 минут кайнату отышлы.

 

Уттан алганнан соң тагын 7 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче бутарга кирәк. Тагын кайнатманы утка куеп, кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куйган очракта ул озак сакланыр.

 

Бик тәмле һәм бик ансат эшләнә. Чияләре катып китми, йомшак килеш кала.

Автор:
Читайте нас