

Дәверләр эзе югалмасын дигән тойгы күпләргә соңлап килә. Үзләренең шәжәләрен төзегән якташларның саны бихисап. Бу бик уңай күренеш. Шәжәрәләрнер нигезендә авыллар тарихын язып була. Нәкъ шул максат белән инде күптән тарихка киткән Яңа Штәнде авылы турындагы вакыйгаларга күз салу җитә. Күренекле кешеләрне биргән бу төбәк. Техник фәннәр кандидаты Зәки Сәлим улы Хәмитов туып үскән биредә. Асраровлар, Халимуллиннар, Глимхановлар турында материаллар күп. Атаклы музыкантлар – Галләмовлар да Яңа Штәндедә туып үсеп олы тормыш юлына нәкъ шушы авылдан чыкканнар. 19 нчы гасыр башында яшәгән Габделкадыйр Исламгәрәй улы турында мәгълүмәт тарихи әһәмияткә ия. Гыймалтдиновлар аерым тема. Алар авылга нигез салучыларның берсе Исламгәрәй нәселеннән. Ат заманында районда беренчеләрдән булып оешкан “Чишмә ” колхозының председателе булып эшләгән ул. Архив материалларында бу авылны берләштергән, игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Исламгәрәй Гималтдин улы Мәскәүгә “Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе”нә – ВДНХ га барган. Бу бик мөһим вакыйга. Ул заман өчен район күләмендәге казаныш. Ат заманында авыл саен ике хуҗалык булган ул елларда. Исламгәрәйнең тормыш иптәше Мәрхәбә апа биш баланы тәрбияләп үстергән. Шуларның берсе Мәүли абый буыннарның көмеш чылбырында аерым урын алып тора. 1927 елда табигатьнең иң күркәм почмагында туган ул. Совет власте елларында тәрбияләнгән . Мәүли Гыймалтдинов Бөек Ватан сугышы ветераны. Кайдада кеше факторы дигән нәрсә бар. Тормыш бәйгесендә кешенең шәхси сыйфатлары төп урынны ала. Исламгәрәйнекеләр нигездә өй тәрбиясендә үскән балалар. Әби карамагында балалар гел татарча сөйләшәләр. Кешегә балачакта күпме тәрбия, белем салынса, шулкадәр яхшырак. Менә бу фикер Мәүли Ислам улын гомер буе озатып бара.Уңышка ирешкән кешеләрдән үрнәк алып яши ул. Киләшәм. Тикмәгә генә әйтелмәгән- ир-егетләрне тәрбияләү милләтне тәрбияләү дип.
Сугыш Япониянең җиңелүе белән тәмамлана . Тимер кебек нык өлкән сержант Гималтдинов җиде ел Ерак Көнчыгыш илчиген саклый. Туган якларына 1952 елда гына кайтып төшә. Яшь энергияле вакытлары-яшь гомере ил алдындагы бурычын үтәп узган. Инде тыныч тормыш башлана. Якташы Вәсимә Асраровага өйләнеп Пермь өлкәсе Шучье Озеро районына күчеп киләләр.Сугыш арты. Бу сүзләр бик төгәл тасвирлый ул елларны. Карьера Мәүли өчен беркайчанда үзмаксат булмый. Кунгурда лесотехникумны бик яхшы билгеләргә тәмамлый.Мастер – прораб булып эшли. Аның уңганлыгын, тырышлылыгын, булдыклылыгын күрәләр.Авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар үзен. Җәмгыятьнең кайнар ноктасында иң күркәм сыйфатларын күрсәтә.Гаделлеккә һәрвакыт ихтыяҗ зур. Халык ышанычын аклый Гималтдинов. Гаилә корып өч ир баланы укытуда Вәсимә апаның да тырышлыгы бәһалап беткесез.Тормышта үз тиңеңне табып өй җылысын саклап , балалар үстереп, тәрбия биреп яшәүдә – хатын- кыз өчен олы хезмәт. Тәрбия нәтиҗәләре дә искиткеч. Алга китеп шуны әйтик: өч егетнең өчеседә югары белем алуга ирешәләр.
Туган як үзенә тарта. Яңа Штәндегә1961 елдакайтып, андагы Леспромхозны җитәкли. Төзелеш эшләре аның стихиясе иде. Район үзәгенә күчеп МПМК да төзелеш эшләре буенча инженер- проектировщик вазыйфасында эшли. Даими рәвештә махсус курсларда белемен арттыра. Аннары 17 ел дәвамында районның баш архитекторы вазыйфасында намуслы хезмәт итә. Мәскәүгә архитекторлар съездына баруы мөһим вакыйга.Ифрат югары культуралы , гадел, үтә пунктуаль кеше буларак коллегалары һәм җитәкче даирәләрдә истә калган Мәүли Исламгәрәй улы. Яңа мөһим төзелешләрне , проектлаштыру, планга кертә башлау аның идеясе. Иске Балтачның Киров урамындагы ике катлы йортлар аның иҗади җимешләре. Ничә дистә еллар алар авыл проектлары белән эшләнгән. Совет урамында азык төлек магазины,банк бинасы, көнкүреш хезмәтекүрсәтү йорты,үзәк ашханә, Комсомол урамындагы торак биналарның авторы Мәүли Гималтдинов.Район мәдәният йортын планлаштыру һәм урнаштыру турындагы беренче фикерләр дә аныкы. Ул тормышны бервакытта да бизәп күрсәтмәде. Төзи, димәк монда яшәргә килгән. Чынбарлык ничек бар шулай кабул итте. Балаларындада бу сыйфат гел сакланган.
Тәрбияче сыйфатлары аның канында. Иң мөһиме балаларга мөстәкыйльлек бирү. Фән нигезләрен тирән өйрәнү көн таләбе икәнен аңлата алган ата кеше. Шәхес буларак үсәргә ярдәм итә балаларына. Олы ул Фәдис һәм аның иптәше Гүзәл табиб һөнәрен сайлаганнар. Түбән Сикияз авылында төбәк хастаханәсенең баш врачы булып эшләде Фәдис Мәүли улы. Иптәше Гүзәл терапевт буларак халыкның ышанычын яулады.Халыкта алар турында уңай, җылы хәтирәләр сакланган. Балалары Айгөл белән Илгиз Нефтекама шәһәрендәлицейда укыдылар. Ата-ананың, җәмгыятьнең балаларга мөнәсәбәтенән чыгып, шул җәмгыять турында фикер йөртәсең.Укытучыларның уңышы аларның уку елы азагында чагыла. Икеседә алтын медаль белән тәмамладылар лицейны һәм икедә турыга Мәскәүгә, М.В. Ломоносов исемендәге университетка юл тоттылар. Икесе дә заман технологиясе белән бәйле фәннәр буенча кандидатлык диссертациясе яклап фәнни ачышлар белән шөгыльләнәләр. Үгет – Нәсыйхат вакытында үткәрелгән бит .
Уртанчы улы Рамил дә табиб һөнәрен сайлаган. Ул –врач стоматолог. Гималтдиновлар шәжәрәсендә аларның да урыны билгеле. Улы Ильмир Мәскәүдә Губкин исемендәге Россия дәүләт университетында нефть һәм газ чыгару буенча махсус технология факультетын тәмамлады. Эштә уңышка ирешкән кешеләр арасында булды Ильмир.Аның ярдәме белән 200 кешедән артык кешеләрнең исемнәрен билгеләп шәжәрә төзеп бу изге эштә Фәнгаткә зур ярдәм күрсәткән.Ул ике бала атасы.Тормышында үрнәк алырлык кешеләр күп. Менә шундый булдыклы, белемле балалар үстергән Мәүли Ислам улы. “ Үз эшләрен яратулары, профессиональлекләре сокландырды мине. Тырышлык, үҗәтлек әтидән ул бездә”- дип кабатларга ярата Рамиль. Гомер үзенекен итә. Мәүли Исламгәрәй улының үзләредә лаеклы ялдалар.
Гималтдиновлар шәҗәрәсен төпчек егет Фәнгат текемләп өйрәнгән. Ул лаеклы ялга чыккан олы буын вәкилләренең нәсел тарихын барлый. Ике гасыр дәверне коча тарих,ә тормыш дәвам итә. Балтач җирендә шундый шәхесләр булуы дөрес, максатчан тәрбия нәтиҗәсе.Фәнгат тормыш- яшәеш кануннарын аңлап үсә.Авыл хуҗалыгы институтын тәмамласада, күңел тарткан урыны мәгариф өлкәсендә икән. Түбән Сикияз авылында чит ил телләре буенча укытучы булып эшләүче Венария Наил кызы белән танышу зур роль уйный. Тормыш итәргә пар куллар кирәк. Балтачка күчеп укытучы һөнәрен үз итәләр. Бу гаиләдә һәрвакыт тынычлык, сабырлык хөкем сөрә. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Фәнгат физкультураукытучысы гына булып калмады, Бөре педагогия институтында махсус белем алды. Сәламәт тормыш кануннарын балаларга 36 ел өйрәтте, пропагандалады. Бәхетле балачак-сәламәт киләчәк икәнен аңлатты. Һәрьяклап тиешле белем алган балалар тәрбияләү көн таләбе. Балалары белән горурланырлык тәрбия биргәннәр Фәнгать һәм Венария. Гөлназ да, Айрат та урта мәктәпне медаль белән тәмамладылар: беренчесе инженер – программист булса, икенчесе инженер - проектировщик.Мәктәптә укыган еллардашахмат ярышларында актив катнашып республика күләмендә лаеклы урыннар алып килделәр. Интеллектуаль уенны алга алып районның дәрәҗәсен китәрә бардылар алар. Фәнгать Мәүли улы озак еллар Район балалар спорт мәктәбендә күп алмашчылар тәрбияләде. Ул эшләгәндә аерым кружоктан, көчле команда төзүгә иреште тренер. Балтач районының укучы балалар командасы ярышларда 7 район арасында берничә ел тоташтан беренче урында барды. Аның укучысы Айнур Айдарбеков заманында республика күләмендә икенче урынны яулады. Сәләт,талант төшенчәләре нәселдәнлек билгесе икәнен аңлагандыр укучы. Үзаллылык турында башланган иде шәжәрәләр турындагы бу язма. Тормыш үзе бу чынбарлыкны исбатлый.-“ Әтиебез халык хәтерендә озак яши, аңардагы рухи байлык буыннан-буынга күчәр дип ышанам дигән фикер белән яшим”- диде Фәнгать Мәүли улы.
Хәнис Хаҗимов.