Җәмгыять
15 Июля , 10:04

Җәйге салават күпере

Сәйтәк авыл китапханәсендә «Җәйге салават күпере»аквагрим буенча осталык дәресе узды.

Җәйге салават күпереҖәйге салават күпере
Җәйге салават күпере

Сәйтәк авыл китапханәсендә «Җәйге салават күпере» аквагрим буенча осталык дәресе узды. Очрашу башында балаларны «аквагрим»төшенчәсе белән таныштырдылар. Балалар аквагримның буяу гына түгел, ә театраль грим һәм рәсем ясауны берләштергән чын сәнгать булуын, ә иң мөһиме — су нигезендәге буяуларның җиңел юылуын һәм аллергия китереп чыгармавын һәм тире өчен куркынычсыз булуын белделәр. Осталык дәресен  алып баручы һәм төп илһамландыручы китапханәбезнең актив укучысы Азалия булды. Яшь булуына карамастан, Азалия аквагрим белән мавыга һәм үзенең осталыгын башка балалар белән уртаклашу тәкъдимен шатланып кабул итә. Аның өчен бу осталык дәресе белемнәрен тапшыру гына түгел, үзен остаз ролендә дә сынап карау мөмкинлеге булды һәм ул бу бурычны бик шәп үтәде. Азалия биткә һәм кулга рәсем ясау техникасын күрсәтте. Балаларга сайлау өчен төрле образлар һәм рәсемнәр тәкъдим ителде. Һәр катнашучы остадан әзер рәсем ала алды. Эш өчен махсус буяулар, пумалалар, иганәләр һәм трафаретлар кулланылды. Чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте, балаларның яңа образларыннан соклануларының чиге булмады. Аквагрим буенча осталык дәресе җәйге уку программасында зур вакыйга булды. Ул китапханәнең заманча һәм креатив киңлек булуын күрсәтте, анда укырга гына түгел, ә вакытны кызыклы итеп үткәрергә дә мөмкин.

 

Автор:
Читайте нас