

Күпләр карлыганны бер стакан, яисә җайлы савыт белән үлчи. . 10 стакан карлыган, 4 стакан су, 14 стакан шикәр алырга кирәк.
Карлыганга су өстәп кайнатып чыгарырга һәм 7 минут дәвамында кайнатырга. Шикәрне салып, кайнатырга һәм эреп беткәнче бутарга кирәк булыр. Кайнап чыккач 5 минут кайнатырга.
Чиста банкаларга салып, суыграк урында сакларга. Чәйләрегез тәмле булсын!