Җәмгыять
10 Июля , 09:26

Аһәңлелек (гармония) булдыру кешедән тора

Тормыш бизәкләре сихри иртәләрдә, кошлар сайравында, чишмәнең челтерәп агуында чагыла. Тылсымга тиң дөнья янәшәдә, тик аны күрә белергә генә кирәк.  Матурлыкны тою сәләте күпләргә хас,  тик аңа  игътибар итмәүчеләр дә бар.

Аһәңлелек  (гармония) булдыру кешедән тораАһәңлелек  (гармония) булдыру кешедән тора
Аһәңлелек (гармония) булдыру кешедән тора

Дөньяга  һәркем сынау үтү өчен килә. Яшәргә, көрәшергә көчне табу өчен хозурлыкны күреп илһамлану этәргеч бирергә мөмкин. Киртәләрне үтәр өчен көчле булу, ә яшәү өчен энергия кирәк.тормыш сынауларына канәгать булу кирәк. Күңел төшенкелегенә бирелү хәлне яхшыртмый. Сынаулар күтәрә алырдайлары бирелә. Димәк, сынауларны үтәрдәй көч  булуына бер ишарә бу. Ә шул вакытта кул кушырып, зарланып утырмаска яшәргә, өметне ныгытырга кирәк. Яшәү көчен табигатькә карап фәһем итеп алырга мөмкин. Алмагачлар хуш исле чәчәккә төренгәндә бал кортлары моңлы симфониядәй булдыра. Аларны күрми калу мөмкин түгел. Шул чакта якты дөньяга килүебезгә шатланып ата-анага дога кылабыз. Дөрес юлыңны табып яшәргә кодрәт бирсен дип Аллаһка ялварабыз.

Авырлыкларга бирешми, яшисе килеп яшәгәннәр соклануга лаек. Бар биргәне Раббыбыз бүләге итеп кабул иткәннәрне олылар хуп күрә. Үз үткәннәремне хатирәләрдә яңартам. Эшеңдә булдыклы бул, дип әйткән әни сүзләре көч өстәде. Кеше эшемдә гаебемне таба алмаса иде дигән  төшенчә девизыма әйләнде. Яшьләргә дә шундый киңәш бирер идем. Яшьлек— бар юлларның башы бит ул. Йөрәгегез буш булмасын. Яратып яшәгәндә сөйгән ярны саклап гомер итәргә өйрәнә адәм баласы. Тик гаиләдә бит ул бәхет ачкычы. аны аңлаганнар шөкер итә, ә башка җирдә  эзләгәннәргә үкенергә туры килә. Xатын-кызны мунча ташы иткән дә, йөзек кашы иткән дә ир, диләр халыкта. Киләчәк үкенечле булмасын өчен  сайлаган кешегезне тулысынча кабул итү отышлы. Сез якыннарыгызны яратып яшәгән очракта тормыш та сезне үз итәр. Адәм баласының гомере санаулы. Аһәңлелек булдырып көн итүгә ни җитә?!

Зәлфирә ГАТИНА.

Автор:
Читайте нас