Җәмгыять
9 Июля , 04:55

Әти-әни, комсомол, партия тәрбиясе алдым...

Районда дүрт дистә елга якын хезмәт салган Клара Локманова белән балтачлыларны таныштырып торырга кирәк түгел. Аңа башкарырга насыйп  эш асылы халык мәнфәгатен кайгырту белән бәйле. Күп еллары шул максатны тормышка ашыруга багышланды да.

Әти-әни, комсомол, партия тәрбиясе алдым...Әти-әни, комсомол, партия тәрбиясе алдым...
Әти-әни, комсомол, партия тәрбиясе алдым...

Вакыт үз яңалыклары белән көндәлеккә яраклашырга әйди. Ул, берсүзсез, язмышларга борылышлар кертә, сынаулар куя, имтиханнар өсти. Әмма үткәннәрсез  киләчәк  юклыгы ачык. Тормыш алга барган саен адәм баласы элеккеләрне барлый, чагыштыра. Якты хатирәләр күпердәй һәммәбезне үткәннәр белән элемтәне өзмәскә әйди.

Районда дүрт дистә елга якын хезмәт салган Клара Локманова белән балтачлыларны таныштырып торырга кирәк түгел. Аңа башкарырга насыйп  эш асылы халык мәнфәгатен кайгырту белән бәйле. Күп еллары шул максатны тормышка ашыруга багышланды да. Әңгәмәдә үткәннәргә кайтып район тарихы, казанышларын барладык. Әмма кеше булмышы кече яшьтәге тәрбиядән башлануы билгеле. Форсаттан файдаланып бераз балачак  хатирәләрен яңартыйк әле...

Гаилә башлыгы Фатыйх Локманхәким улы милиция бүлеге начальнигы булып хезмәт итә. Вакыт таләбе буенча Калтасы, Яңавыл, Тәтешле районнарында көч салырга туры килә аңа. Һәр төбәктә үзен эштә җавалы җитәкче итеп күрсәткән Кызыл Байрак ордены кавалеры, "Xәрби казанышлар өчен" һәм күп башка медальләр иясе. Милиция майоры Фатыйх Локманов өчен гаделлек, намус, җаваплылык, дөреслек өчен янып эшләү төшенчәләре бик мөһим. Бу сыйфатларны хезмәткәрләрдән һәм шул ук вакытта балаларыннан таләп иткән. Шәхес булып формалашуга алар нигез ташына тиң. Эш кешене хөрмәт иясе итә.  Тормыш иптәше Рәйфә Шакирҗан кызы аның һәр сүзен хуплавы көн кебек ачык. Борай кызы, комсомол кушуы буенча  вакытында Балтачта типография эшчеләрен әзерләргә килеп, биредә гомер юлдашын таба. Биш балага гомер биреп, һәммәсен лаеклы үстереп "Ана-Героиня" медаленә ия була.  Локмановлар гаиләсендә биш кызны эшсөяр итеп тәрбиялиләр. Җаваплылык — беренче таләп. Кушылганны үтәгәч кенә кино карарга барырга, ял итәргә рөхсәт. Укуда тырышу гына аз, нәтиҗәләр яхшы булырга тиеш.  Кечедән алган тәрбия һәркайсына үз тормыш юлын табарга ярдәм итә. Күбесе медицина өлкәсен сайлый. (Әйткәндәй, апалары Ира Фатыйх кызы табиб булып эшләп лаеклы ялга туктаган. Аның балалары Илдар, Гөлназ әле Уфада невролог, офтальмолог булып көч сала. Башкортстанның атказанган табибы Альфира Фатыйх кызы тормыш иптәше Рәиф Әхмәтов белән туган  районында дүрт дистә елдан артык халыкны дәвалауга багышлады. Аларның оныклары бу юлдан атлый. Рәмилә Нефтекама шәһәр  дәваханәсендә гинеколог булып эшли. Гүзәл Казан медицина университетында белем ала. Гаиләдәге кече сеңелләре Дамира Фатыйх кызы дәваханәдә лаборатория мөдире булып эшләп лаеклы ялга туктый)...

Мәктәп елларындагы укучы өчен октябрят, пионер, комсомол баскычлары актив тормыш юлын сайларга этәргеч бирә. Югары сыйныфлар кечерәкләрне  шефлыкка алып, җырлар, шигырьләр өйрәтеп, үрнәк булалар. Алар сыйныфлары белән мәктәп җитәкчелегенә хезмәт дәресләрендә савучы һәм механизатор һөнәрләреннән башканы үзләштерүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Карар чыга, юнәлеш үзгәрә.  Нәтиҗәдә кызларга "Өлкән вожатый" белгечлегенә ия булуы турында таныклык тапшырыла. Фронтта булган белемле, җитди укытучылар төпле белем бирә. Һөнәр сайлар вакыты җитү белән апалары Клараны табиб булырга үгетлиләр. Төмән медицина университетына имтиханны уңышлы тапшыра. Шулай да конкурстан үтми. Туган якка тизрәк кайтуына тик шатлана. Апалары киңәше бер хәл, күңеленә бу һөнәр якын түгел. Шунда актив көрәш җимеше ярап куя. Аны мәктәпкә өлкән вожатый итеп эшкә алалар. Укучылар белән эшләү белгечкә бик ошый. Ул бу һөнәрне үз итә. Бөре педагогия институтының "Xимия. Биология" факультетын уңышлы тәмамлагач Клара Локманованы комсомол район комитетына мәктәп бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. Кинәнеп эшли башлый яшь белгеч. Районда пионерлар, барабанщиклар слёты, строй һәм җыр буенча смотр-фестивальләр оешкан төстә үтә. Быргычылар, барабанщиклар смотры район үзәге халкын хәйран калдыра. Беренче пионер Миңнур Фазылова һәм башкалар белән очрашулар үткәрү нәтиҗәле була. ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре булып эшли. Xезмәттәшләре Радиф Фәйрушин, Әдиф Сафин, Тамара Шайбәковаларны ышанычлы дуслардай кабул итә. Тырышлыгын югары бәһалыйлар. Клара  Локманова пионерлар белән актив эшләү өчен ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почётлы билгесенә һәм Почёт грамотасына лаек була. Ә 1975нче елда Советлар Союзының Коммунистлар партиясенә керү Клара Фатыйх кызы тормышына җитди юнәлеш бирә. Җаваплы белгечне КПСС район комитетына агитация-пропаганда бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Җитәкченең яшь булуына карамастан, инструкторлар Адиф Баймуллин, Әдеһәм Гыйсмәтуллин аңа ихтирам күрсәтеп эшлиләр. Районда семинарлар даими оештырылып килә. Чәчү, урак кампанияләре чорында вагончикларда культстаннар сафка баса. Анда тиешле мәгълүматлар урын алсын өчен ярдәм ителә. Эштә социалистик ярышлар оештырыла. Ә фермаларда кызыл почмаклар булдырыла.  Басуларда кызу эш башкарганнарга күтәренке рух өстәү өчен агитбригадалар чыгуы оештырыла. Автолавкалар график буенча урыннарга чыга. Басудагы механизаторлар  кирәк-ярак сатып алсын өчен колхоз бухгалтерлары хезмәт хакы исәбеннән язып сәүдә эшен башкара. Эштә өзеклекләр булмасын өчен бар нечкәлекләр исәпкә алына. Тәгаенләнгән бурычларны вакытында сыйфатлы башкарган белгечне Свердловскийга югары партия мәктәбенә укырга юнәлтәләр. Башкортстаннан 10 вәкил (8 ир-ат, 2 хатын-кыз) белем ала. Укыган чакта заводларга марксизм-ленинизм мәктәпләре исәбендә лекция белән чыгыш ясыйлар. Уку спорт ярышлары белән үрелеп бара. Анда якташыбызның җитезлеге һәм мәргән булуы турында чаңгы, җиңел атлетика, ату буенча ярышларда Почёт грамоталары сөйли. 1нче урыннарны алу һәрчак мәртәбәле. (Әйткәндәй, ул спортны беркайчан да ташламый. Лаеклы ялга туктагач Клара Локманова ГТО буенча алтын значокка лаек була).  Ике белгеч, шул исәптән Клара Фатыйх кызы отличие белән, ягъни халыкча "кызыл диплом" белән укуны тәмамлыйлар.

Белем алып кайту белән Клара Фатыйх кызына Бәләбәй якларында җаваплы эштә идеология буенча секретарь булып үзен сынарга тәкъдим була. Өлкән яшьтәге әти-әнисен калдырырга җөрьәт итми, ризалык бирми ул. Шул вакытта КПСС район комитетының беренче секретаре Гафурҗан Фәтхуллин туган төбәгендә идеология буенча секретарь булып эшләргә тәкъдим итә. Клара Фатыйх кызын бу вазифага партия конференциясендә тәгаенлиләр. Белемен, бар булмышын салып, өметләрне акларга тырышып эшкә тотына ул. 1983нче елда районда зур концерт әзерләнеп тантаналы рәвештә мәдәният сарае ачыла. Мәгариф, мәдәният юнәлешендә республика семинарлары, смотлар үткәрелә.  Агросәнәгать берләшү шартларында укучыларның мәктәпләрдә, училищеда  һөнәри белем алу буенча  республика фәнни-гамәли конференциясе үтә. "Уку йортларында гына түгел, ә колхоз үзәкләрендә, трактор паркларында комбайн, техниканы өйрәнү буенча махсус кабинетлар булдырдык. Колхоз рәисләре мәктәп директорлары белән үрнәкле кабинетлар оештырды. Галләм Фархутдинов, Фәнәви Әмирҗанов, Xәнифҗан Мостафин, Мәдехәт Мозафаров үрнәкле эш башкарды. Гомумән, күмәк эш һәрчак нәтиҗәле. Гадел Гыйлемша улы Әхмәтов, район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, район ветераннар советы рәисе буларак, һәр башлангычта зур ярдәм күрсәтте.  Укытучыларым, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мазһаров, Анастасия Терёхинага рухи ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен",—дип хөрмәтле якташларны телгә алды Клара Фатыйх кызы.

Район укытучыларының республика галимнәре катнашлыгында укулары оештырылуы гадәти була. Балтач районына СССР мәгариф министрлыгының профсоз Үзәк комитетының Байрагы тапшырылуы мәртәбәле вакыйга. Төрле тармакта смотр-конкурслар үткәрү гамәлдә. Алдынгы савучыларның республика конкурсы югары дәрәҗәдә була.

Балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе мөһим сорау. Яңа Яхшый авылы янында матур табигать кочагындагы лагерьны даими рәвештә эшләтү өчен, колхозлар бу башлангычка дәррәү кушылгач максат тормышка аша. Тукландыру мәсьәләсен хәл итү, санэпидстанция күзәтчелегендә булуы нәтиҗәле. Лагерьда махсус сменада ана белән балага бергә ял итү алымнары да тормышка ашырыла.

Клара Фатыйх кызына шәхси мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр. Дефицит чорында бер капчык он алу да җитди сорау. Гаиләләрдә табак-савыт шалтырау, хыянәт иткән гаилә башлыгын акылга утыртырга үтенүләрне җавапсыз калдырырга мөмкин түгел. Клара Локманова психолог алымнары кулланып мөрәҗәгатьләрне җавапсыз калдырмый, гаиләләрне саклап калырга тырыша. Күп тапкыр район Советы депутаты булган шәхес өчен бары да игътибар үзәгендә булуы табигый. Бихисап эшне оештыру, юнәлеш бирү, рухландыру вазифа биләүче өчен бик мөһим...

 Заман җилләре сәяси тормышка да үзгәрешләр кертә. Илдә ГКЧП булганнан соң КПСС тарала...

Иске Балтач урта мәктәбендә Локманова укытучы  булып көч сала. Әлбәттә, үзенә таләпчән белгеч өчен фән буенча белемен камилләштерү—көн соравы. Биология буенча кабинет булдырып, укучыларны тест  биремнәрен кулланып укыта. Кемдер эш урында объектив сәбәп буенча булмаганда ике сыйныфны залда берләштереп лекцияләр укый. Күпләр имтихан итеп бу фәнне сайлый.  Балаларны 8—11нче сыйныфны тәмамлаганчы укытуы нәтиҗәле. "Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы" буларак мөгаллимә эшен төгәлли.

Бай тәҗрибәсе, тырыш эшләве эзсез түгел. Клара Фатыйх кызын 1996нчы елда социаль сораулар буенча район Xакимияте башлыгы урынбасары вазифасында эшләргә чакыралар. Тырышлыгын салып эшкә тотына ул. Бар юнәлеш тә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Тынгысыз хезмәт уңай нәтиҗә бирә.

Мәктәпләрдә Башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укытыла, уку ахырында 3 көнлек хәрби җыеннар үткәрелә. Xәрби комиссариат хезмәткә булачак  солдатлар тәрбияләүдә уңышлар, хәрби-патриотик тәрбия буенча республикада алдынгы урыннар белән билгеләнә. Xатын-кыз советлары эшләре  урыннарда җанландырыла, балигъ булмаганнар буенча комиссия эшләре (секретаре— Сания Сәрвәртдинова) булдырыла. Җәй зур әти-зур әниләренә кунакка кайткан балалар, кабул итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Уфадан белгечләр, укытучылар, авыл Советлары рәисләре катнашлыгында тәрбиягә авыр бирелгән балалар белән эшләү буенча семинар үтә. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очраклары кими. Xалык дружиналары эше җанландырыла. Пионер лагеренда биналар ремонтлана. Спорт ярышлары белән үрелеп Түбән Иванайда семинар үтә. Кыш Сәйтәк авылында авыл советлары рәисләре катнашлыгында чаңгы ярышлары белән бергә үткәрелә. Анда катнашкан җитәкче бәйгедә шәхсән беренчелеккә ирешә. "1997нче елда медицина хезмәткәрләренең зональ семинары үткәрдек. Xалыкара балаларны яклау көне матур чаралар рәвешендә үткәрелә башлады. Ул вакытта мохтаҗларга адреслы ярдәм юк дәрәҗәсендә иде. Районда ярдәм фонды булдырдык. Махсус исәпкә теләгәннәрдән тыш төрле хезмәткәрләр бер көнлек эш хакын күчерделәр. Дәвалануга барган, инвалид балалар тәрбияләүчеләргә адреслы ярдәм иттек. Иганәче чыршы бәйрәмнәрен гамәлгә керттек. "Семык" милли бәйрәмнәрен үткәрә башлау тарихка керде. (Мари Эл мәдәният министрлыгы Почёт грамотасына Клара Локманова лаек була—РВ). Сабантуй халык бәйрәмен үткәрүдә җаваплы чаклар күп көч таләп итте",—дип хатирәләрен яңартты әңгәмәдәшем. Югары Карышта Батыршага багышланган зур чара, шәҗәрә матур бәйрәмнәр булып районда үтә. Тушкыр авылында исә Башкортларның Бөтендөнья Корылтае рәисе Нияз Мәҗитов та катнаша. (Шәхси архивында янә Башкортларның Бөтендөнья Корылтае, Башкортстан  социаль үсеш министрлыгының Почёт грамоталары лаеклы урын алган). Мәкаләдә дистә еллар буена башкарылган эшләрне исемләп бетү мөмкин түгелдер.  Алар — район тарихы битләрендә. Аралашканда: "Бергә эшләгән җитәкчеләрнең балалары бүген район тормышы юнәлешен билгели. Яхшы эшләгән җитәкчеләр алдынгы сафта булуына чиксез шатмын. Димәк, лаеклы буын тәрбияләнгән",—дип Клара Локманова аралашканда фикерен сызык өстенә алды.

Клара Фатыйх кызы әле дә камилләшү юлындагы шәхес. Һәр иртәне физик күнегүләрдән башлый, интернет дәресләре буенча инглиз телен өйрәнгән, шахмат уены нечкәлекләренә төшенгән, гитарада уйнау серләрен белгән, мәчеттә гарәпчә укуны үзләштергән ул. Бүген исә бертуганнары, аларның балалары, оныклары белән тыгыз аралашып, тәрбия бирүдә актив катнашып гомер итә якташыбыз.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас