Җәмгыять
9 июль , 10:17

Кыяр тозлар чак

Кыш көнне банканы ачып, искиткеч шыгырдап торган кыярларны куллану үзе күркәм вакыйга.

Кыр тозлар чакКыр тозлар чак
Кыр тозлар чак

 1 литрлы банкага чамалап ниләр әзерләргә кирәк. Тәмләткечләр һәм яшелчәләр.  Банканы тыгызлап тутыру отышлы (кечкенә яки уртачаны алу яхшырак) . Сарымсак — 2-3 тырнак. Хуш исле борыч (душистый)  — 2-3 данә. Кара борыч-5-6 данә. Дафнә-1данә. Яшеллек яки яшеллек-тәм буенча. Μapинaд: Су-400 мл. Тоз — 1 аш кашыгы. Caxap-2 аш кашыгы. Укcyc 9% — 2-3 аш кашыгы. Үсемлек мае — 2 аш кашыгы.

Кыярларны яхшылап юам, очларын кисәргә. Әгәр эреләре эләккән икән-аларны урталай яки дүрттән бер өлешкә кисәргә. Сарымсакны пластинкалар белән турарга яки тешчәләргә бүләргә. Чиста коры банка төбенә сарымсак, дафнә( лавр) яфрагы, берничә борчак кара һәм хуш исле борыч, шулай ук яшел укроп  салырга. Аннары кыярны тыгыз итеп салырга. Кечерәк кәстрүл белән су, тоз һәм шикәрне салып эретергә. Барысы да тулысынча эреп бетсен өчен, кайнатырга. Шуннан соң серкә салып һәм үсемлек мае өстәргә. Кыярга кайнар маринад салырга. Капкачымны тыгыз итеп ябып, банканы өскә әйләндерергә. Өстен бераз җылы тукыма белән төреп торырга мөмкин..

 

 

Автор:
Читайте нас