Җәмгыять
9 Июля , 06:35

Күңелендәге матурлык иҗатка этәргеч бирә

Оста кешеләр турында халык солкланып сөйли. Булдыклылар исәбенә Әлфинә Латыйпованы  кертәсе килә. Зәвык белән бәйләнгән, үрелгән әйберләре бик күп санда булганга күрә Әлфинә Гали кызын төрле чараларда осталык дәресләрен үткәреп  катнашырга чакыралар.

Күңелендәге матурлык иҗатка этәргеч бирәКүңелендәге матурлык иҗатка этәргеч бирә
Күңелендәге матурлык иҗатка этәргеч бирә

Эшләре күз явын алырлык. Кофта, күлмәк, жилет, шарфлар, челтәрләп үрелгән яка, өскә ябыну өчен палантиннар, шарф урынына суыкларда кию өчен "манишка" дип аталган җайланма (ул муенлы свитерның өске ягын хәтерләтә), зәвык белән төсләре чиратлашып булдырылган диванга япма, утыргычларга япкыч, баш киемнәре, шәлләр, эссе табаларны тоту өчен җайланмалар, өстәлне сервировкалау буенча махсус салфеткалар, тапочкилар бәйләвен монда  күзаллап була. Диванга япмаларының түгәрәге, дүртпочмаклысы,  үзенчәлекле фигура хасил иткәне бар. Төсләре бер-берсен баетып, ачып җибәрүе күзгә ташлана. Бәйләмнәре  үтә  тигез, төрлеләр, матурлар, һәркайсы фабрикаларныкыннан һич ким түгел. Xәтта һәркем мохтаҗ мунчалаларны да бәйләп куйган. Өстәлләрне бизәрдәй челтәрле салфеткалар аеруча игътибарны җәлеп итә.  Диваннарга япмалар матур, зәвыклы, төсләре чагу туры китерелгән, хәтта үзе  бәйләп кигән күлмәге дә бердәнбер санда, үзенчә бизәкләр белән аерылып бәйләнгән, бик килешле. Һәркайсын Әлфинә Латыйпова  бәйләм крючок, энәләр, махсус җайланмалар белән башкара.

 Кул эше белән шөгыльләнгән кеше тынычлана дигән сүз бар халыкта. Шуңа күңеле белән хатын-кыз кул эшләренә тотынадыр. Һәр кешенең күңеленә хуш килгән эше булуы яхшы.  Әлфинә Гали кызы матурлыкны үз куллары белән булдыруны үз итә. Ул нинди эшкә тотынса да аны җиренә җиткереп күнеккән. Типографиядә озак еллар көч салды. Ул вакытта һәркемдә компьютер юк иде. Эшләрендә аттестация үтү өчен бик күпләр типографиягә мөрәҗәгать итте. Алар бу белгечнең тотынган эшен тиешенчә башкаруын яхшы белә. Ары таба көч салган балалар иҗат үзәгендә, "Госстрах" җәмгыятендә эшләгәндә һәр нечкәлекне башкару мөһим. Матурлык булдыру сәләте баласы Салават Әдис улына да бирелгән. Егет Кызыл Түбә посёлогында балалар сәнгать мәктәбендә рәсем серләре буенча укыта. Ә булдыклыларның эшләренә хәйран калырлык. Әлфинә Гали кызы өендә матур картиналар, бәйләмнәр, гөлләр урын алган. Йортында бихисап чәчәкләр үсә. Матурлыкны күрү, булдыру юлыдыр бу. Күңелендә матурлык һәм илһам бергә булуы иҗатка этәргеч бирә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас