Җәмгыять
8 Июня , 06:47

Районда һәм авылларда "Сабантуй-2026" бәйрәме үтәчәк

Xалкыбызның милли бәйрәмнәре район үзәгендә һәм авылларда үтәчәк."Саумысыз, авылдашлар!" кебек күркәм чаралар күп халык катнашлыгында үтәчәк.

Районда һәм авылларда "Сабантуй-2026" бәйрәме үтәчәкРайонда һәм авылларда "Сабантуй-2026" бәйрәме үтәчәк
Районда һәм авылларда "Сабантуй-2026" бәйрәме үтәчәк

12нче июньдә район үзәге— Иске Балтачта "Сабантуй-2026" бәйрәме үтә. Авылларда расланган график буенча халык бәйрәме "Сабантуй-2026" һәм "Саумысыз, авылдашлар!" кебек чаралар күп халык катнашлыгында үтәчәк.

13нче июньдә —Югары Карыш, Тучыбай, Яңа Балтач, Мата авылларында үтәчәк "Саумысыз, авылдашлар!"  чараларына чакыралар. Башлана 11.00 сәгатьтә.  Асавка авылында  "Балалар Сабантуе"  чарасы 11.00. сәгатьтә башлана. 

20нче июньдә — Түбән Иванай авылында "Семык" мари милли бәйрәме үтә. Башлана 11.00 сәгатьтә. Тушкыр авылында үтәчәк "Балык фест"  чарасына чакыралар. Башлана 08.00 сәгатьтә.

25нче июльдә— Яңа Яхшый авылында  үтәчәк "Авыл көне!"  чарасына чакыралар. Башлана 11.00 сәгатьтә.

Автор:
Читайте нас