Җәмгыять
5 Июня , 08:47

Сәнгатькә олы сөю билгесе

Тантаналарда хор чыгышлары кабатланмас бизәккә әйләнә. Балтач сәхнәсендә өч дистә ел халык хоры, академик хор исемнәрен лаеклы йөртә. Аның алыштыргысыз җитәкчесе—мәдәнияткә 44 ел гомерен багышлаган белгеч, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаеваның тынгысыз тырышлык җимеше бу.

Сәнгатькә олы сөю билгесеСәнгатькә олы сөю билгесе
Сәнгатькә олы сөю билгесе

Xалык әйтер сүзен моңга чорнап тамашачыга җиткерүе билгеле. Xалык җырлары — мәңгелек ядкяр ул. Ил тарихында халыкларның бердәмлеген ныгыту, рухи күтәренкелеккә мохтаҗлык булган чор бар. Сәнгатьнең мөмкинлеге чиксез. Тантаналарда хор чыгышлары кабатланмас бизәккә әйләнә.  Сынаулы вакытта халык ил белән бергә иңне-иңгә куеп алгы сафка чыгуын гәүдәләндерә хор чыгышлары. Балтач сәхнәсендә өч дистә ел халык хоры, академик хор исемнәрен лаеклы йөртә. Аның алыштыргысыз җитәкчесе—мәдәнияткә 44 ел гомерен багышлаган белгеч, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаеваның тынгысыз тырышлык җимеше бу.

Утыз ел эчендә ничә буын вәкилләре алышынган. Кайчандыр зур әти-зур әниләре биредә җырласа, балалары, оныклары аларны алыштыра килә. Бер коллективта катнашулары да буыннар бер-берсе белән тыгыз элемтәдә булуына ишарә. Милли мәдәнияткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнеп, гаиләләрдә шулай бербөтен булып үрелеп үсеп бара.

Актив иҗади эшчәнлек, башкару репертуарының югары сәнгать дәрәҗәсе өчен Балтач районы мәдәният сараеның  халык хорына 2007нче елда "Xалык коллективы" исеме бирелә.  Күмәк коллективта 60-80 кеше бер тында, бер омтылышта аһәңле чыгыш ясый. Солист Айдар Сираев югары башкару осталыгына ия...  Олы яшьтә Риф Xәмәтнуров озак еллар хорда катнаша, теләп репетицияләргә йөри. Зур коллектив белән чыгыш ясау, әлбәттә, иҗат иткән якта булучан дип күз алдына китерәбез. Әмма ничә дистә кеше бер тында, бер максатта башка шәһәрләрдә чыгыш ясавы мәдәният тормышының бер бизәге булып тарих битләренә кереп калган. Берничәсен телгә алыйк.

Уфа "Нур"  татар дәүләт театрында алтмыш кеше хорда "Башкортстан" җырын башкарды. Яшь буенча аерып әйткәндә, коллективта 25 яшьтән 80 яшькә кадәр җырчылар булуы матур күренеш. Яшьләрнең тәвәккәллеге, олыларның тәҗрибәләре тулы куәтле булып үрелеп баруы бер-берсен тулыландыра гына.

 Музыкаль үзенчәлекне исәпкә алганда хорда төрле тавыш өстенлек итә: сопрано, альт, баритон. Солист белән хорның җыр башкаруы чараны кабатланмас моңга төрә. Коллектив төрле конкурсларда үзен сынады. Югары бәһа алып коллективның юлы алга илтүенә бер дәлилдер бу.  Бөре шәһәрендә Бөек Җиңү көненә багышланган республика конкурсында чыгыш ясап икенче урын алып лауреат исеменә лаек булдылар. "Поклонимся великим тем годам" (М.Львов сүзләре,А.Пахмутова көе) җырын башкарганда солист буларак Руслан Xаликов чыгыш ясады. Шул ук җыр белән Балтач академик хор Уфа залында чыгыш ясады. Солист —Эльвира Xәмәтнурова. Башкалада, төрле шәһәрләрдә тамашачы сөюен яулап хорның чыгыш ясавы бер матур традициягә әверелде. Быел  исә "Җиңү салюты" республика конкурсындаБалтач халык хоры  Заһир Исмәгыйловның "Ел ерәнем" контатасын башкарды. Солист—Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Xәмәтов. Әсәр биш тавышка бүленеп башкарылды. Xалык коллективларының кирәкле вокаль-техник һәм сәнгати чараларга ия булган, башкарыла торган әсәрнең эчтәлеген тирәнтен чагылдыручы җырчыларның оешкан коллективы бит ул хор. Дамир Мәүлетхан улы: "Конкурсларда, фестивальләрдә, халык исемен яклау өчен иҗади имтихан тотканда да Рая Xамаеваның  яңалыкка омтылуын, эзләнү юлында булуын, югары осталыгын жюри, белгечләр  һәрчакта да ассызыклап  үтә. Моның турында шактый  Почёт грамоталары, дипломнар сөйли",—дип сызык өстенә алды. Дистәләгән кешенең булмышын бер  учка җыеп, игътибарын, сәләтен үзәктә тоту сирәкләргә бирелгән  ул.

Күңелендә моң ургылганнарга җырлау аралашу ысулы, дип әйтүләре хактыр ул. Ялгыз башкаручылар тамашачы йөрәгенә үзенчәлекле тавышлары белән юл ярса, вокаль ансамбльнең җыры төрле тавышларның аваздаш аралашуы аша бирелә. Тантаналы концертларны хор чыгышлары баета, аларга кабатланмаслык төс бирә ала. Балтач тамашачысы күмәк чыгышларны аеруча дулкынланып көтеп ала. Тынгысыз, инициативалы хор җитәкчесе Рая Xамаева һәр чыгышны милли колорит, аһәңлелек белән аермалы итә ала. Ул тавышларның үзенчәлекләрен искә алып, һәркайсы катнашлыгы белән җыр ансамблен баетуын, тулыландыруын һәм үз моңын  салуын хәстәрли. Күп коллективлар смотр-конкурларда чыгыш ясаганда аның ярдәменә мохтаҗ. Әйтеп үтү урынлы булыр: музыкаль җитәкче нинди коллектив белән эшләсә дә ул чыгыш тамашачы күңелендә ныклы урын ала.Әйткәндәй, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева еш үткән һәвәскәр коллективларны смотр-конкурсларга әзерләве иҗади табышларга бай. Дистәләгән район коллективларын ансамблҗ итеп олы сәхнәгә чыгарган шәхес ул. Өч тавышка бүлеп, сәнгатьтән ерак кешеләрнең тавышларын ачып концерт бизәгедәй чыгышлар булдырган оештыручы күп тапкыр тамашачының "афәрин" бәһасына лаек булды. Бер-берсенә охшамаган ансамбльләр башкаруындагы җырларны да балтачлылар сагынып хәтерли. Хор башкаруында һәр җыр тавышларның берсен икенчесе баетуы белән күңелгә кереп кала.

Хор репертуары киң билгеле әсәрләр белән генә чикләнми. Әйе, классик композиторлар әсәрләре чыгышларда аерым урын алып тора.  Заманча эстрада җырлары оста башкарылды. Шулай ук татар, башкорт халык җырлары чыгышларның йөзек кашына тиң. Әмма Балтачта яшәп иҗат иткәннәрнең шигырьләренә Рая Хамаева үзе көй язып, хор белән башкарулары матур чагылыш калдырды. Хатыйп Сираев, Гөлшат Ихсанова, Гөл Мирһади сүзләренә язылган җырлар репертуарны баетты. Болар барысы да бәйрәмнәрдә җырлана.  “Танып ыруы гимны” (Р. Хамаева көе, Г. Мирһади сүзләре) төньяк-көнбатыш башкортлары съезды алдыннан гимн итеп язылып, академик хор тарафыннан башкарылды. Уразайның каһарман кызы Мөнәвәрә Фазылбәковага багышланган “Батыр кызга җыр” (Р.Хамаева көе, Г. Ихсанова сүзләре)  ядкяр булып сакланыр. Бәйрәмнәрдә районмәдәният өлкәсендә көч салучылар көче белән хасил ителгән хор чыгышы профессиональ коллективтан һич тә калышмады. Башкорт, рус, татар телләрендә яңгыраган җырларда милли үзенчәлек, моң тамашачыларның күңел кылларын тибрәтә алды. Авыллардан килеп җырларны кабатлаулары яхшы нәтиҗә бирде. Җырларны төрле тавышларга бүлеп хорга салу—бу эшнең асылына— Рая Xамаева бик җитди карый. Эшнең нәтиҗәсе дә моңа ныклы бәйле булгач һәр нечкәлекләрне дә игътибарсыз калдырмый ул. Xор җитәкчесе һәр минус-фонограмма үзенчәлегенә зур игътибар бирде. Аларны кулланганда һәр тукталыш мизгелләрен тиешенчә  башкарып чыгыш ясау үзе аерым сәнгатькә тиң. Бер уй, бер максат белән янып эшләүчеләрнең тырышлыгы яхшы  нәтиҗә бирүе табигый. Мәдәнияттә, сәнгатьтә камиллекнең чикләре юктыр дигән фикер бар. Җитәкче бу турыда: "Сәхнәгә чыкканчы шактый эш башкарылуы беркемгә дә сер түгел. Район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Xәмәтовның акыллы уңай киңәшләре, ярдәмчеллеге, белемлегенә таянып бик зур үрләр яулыйбыз. Район мәдәният сарае директоры Гөлфия Шәисламова коллективны туплауда бик күп көч сала. Репертуарны сайлаганда да аның акыллы киңәшләренә таянып эш итү җимешләрен бирә",—диде  хор булмышы өчен янып эшләүче Рая Мәснәви кызы.

Ел саен моны дәлилләрдәй вакыйгалар булып тора. „Дуслык чәчәге“ халык коллективларының VIII республика фестивале үзешчән сәнгать  иҗаты янә моны исбатлады. “Академик халык хоры” статусын коллектив биредә янә яклап чыкты. Кече яшьтән хорда чыгыш ясарга балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрне җәлеп итүче дә ул Рая Мәснәви кызы. Йөз бала катнашлыгында 2003нче елда чыгыш ясагач, коллективка "Үрнәкле балалар хоры" исеме бирелә.  Ул бу коллектив белән  2025нче елга кадәр җитәкчелек итә. Янә ветераннар хоры  тамашачы сөюен яулады. "Җиңү салюты" халык иҗаты республика фестивалендә ветераннар хорыдиплом белән билгеләнде. Әйткәндәй, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева  ел саен үткән  һәвәскәр коллективларны смотр-конкурсларга әзерләве иҗади табышларга бай. Дистәләгән район коллективларын ансамбль итеп олы сәхнәгә чыгарган шәхес ул. Өч тавышка бүлеп, сәнгатьтән ерак кешеләрнең тавышларын ачып концерт бизәгедәй чыгышлар булдырган оештыручы күп тапкыр тамашачының “афәрин” бәһасына лаек булды.

 Бу өлкәдә безнең төбәктә шундый энтузиастлар эшләве мәдәнияттә яңа үрләргә күтәреләнең яулауның ышанычлы баскычы ул. Балтачлылар мәхәббәтен яулап өлгергән иҗади затлар тырышлыгы һәммәбезне дә куандырачагына иманым камил.

Сәнгатькә олы сөю билгесе
Сәнгатькә олы сөю билгесе
Автор:Рима Валиева
Читайте нас