Җәмгыять
5 Июня , 09:20

Русия көне, «САБАНТУЙ-2026» РАЙОН БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ

«Сабантуй-2026» халык бәйрәме  12нче июньдә үтәчәк. Бәйрәмда нинди уеннар, ярышлар, чаралар булачак? Сүз шул турында.

Русия көне, «САБАНТУЙ-2026» РАЙОН БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫРусия көне, «САБАНТУЙ-2026» РАЙОН БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ
Русия көне, «САБАНТУЙ-2026» РАЙОН БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ

«Сабантуй-2026» халык бәйрәме  12нче июньдә үтәчәк.

11.00-11.30 сәгатьләрдә  Агросәнәгать  комплексы алдынгылары, хезмәт коллективлары, яшьләр һәм спортчылар катнашлыгында, авыл хуҗалыгы техникасы тантаналы парады.

11.30-11.40 сәгатьләрдә Русия Федерациясе халыклары бердәмлеге елына, һәм Зур һәм бердәм гаилә елына багышланган үзешчән сәнгать осталарының театральләштерелгән чыгышы.

11.40-12.00 сәгатьләрдә — Русия көне һәм «Сабантуй-2026» халык бәйрәмен тантаналы ачу.

12.00-12.40 сәгатьләрдә — районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын һәм төрле хезмәт өлкәсендә казанышларга ирешкәннәрне бүләкләү.

12.40-13.20 сәгатьләрдә — "Тирмәле Балтач" тарих-туган якны өйрәнү күргәзмәсе белән танышу.

12.40-16.00 сәгатьләрдә — спорт ярышлары.

СПОРТ ЯРЫШЛАРЫ

12.40-16.00 сәгатьләрдә —  спортның милли төрләре һәм халык уеннары буенча  ярышлар. Балалар, яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләр өчен мәйданчыкларда оештырыла. Гаилә эстафетасы, чүлмәк вату, аркан тартышу, чиләкккә су тутырып ярышу, капчык киеп йөгерү һәм башкалар.

 Спорт мәйданчыгында милли "Көрәш"(өч авырлык категориясендә); хатын-кызлар, ирләр җиңел атлетикада (озынлыкка сикерү), 100 метрга йөгерүдә үзләрен сыный ала, гер спорты(ир-атлар, хатын-кызлар), армрестлинг(ир-атлар, хатын-кызлар),  буенча ярышлар.  Волейбол , мини-футбол командалары көч сынашачак.

12.40-17.00 сәгатьләрдә —  үзешчән сәнгать осталарының концерт-конкурсы.

17.00-17.15 сәгатьләрдә—«Сабантуй-2026» халык бәйрәмен тантаналы ябу.

Автор:
Читайте нас