

Балалар иртәдән үк бик яхшы кәеф белән килделәр. Көн саф һавада җылы разминкадан башланды. Аннары әйбәтләп иртәнге ашны ашадылар. Вожатыйлар балалар өчен актив һәм хәрәкәтчән уеннар оештырдылар, интеллектуаль уен, әдәби викторина үткәрделәр, уеннарда катнаштылар. Барлык балалар да бик актив катнаштылар, тапкырлык күрсәттеләр, слайдлардан әсәр геройларын таныдылар. Балаларның йөзләреннән елмаю китмәде, барысына да уеннар ошады. Бу көн бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды.
Гөлгенә МУСИНА.