

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы бу мөһим инициативаны актив рәвештә хуплады. Укучылар уку йортының шәфкать туташы И.Ф. Гыйльванова белән аралаштылар. Ул ВИЧ йоктыру юллары, куркыныч факторлары, профилактика һәм диагностиканың заманча методлары турында сөйләде һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклады.
Чир үзенчәлекләре, аны булдырмас өчен җаваплылык хисе турында уйланырга бер форсат булды бу очрашу.