

"Балтач спорты рекордлар куя: бөтенесе җиңүләр!
Һәм тагын бөтен спорт фронтларыннан шәп яңалыклар! Һәм тагын безнең спортчылар һәм тренерлар белән горурланырга сәбәп! Киокусинкай (Мәскәү, "Moscow Cup"): Алинә Сафина ката-группада 3нче урынга лаек. Тренер Евгений Андреев-шәхси зачетта һәм ката-группада 1 урынны алды! Халыкара дәрәҗәдәге ярышлар! Муайтай (Уфа, VIII Евразия уеннары): 1нче урынны Хәйруллин Кәрим яулады. 2 урынны Гәрәев Искәндәр, Әнвәров Тимур, Хәбиров Динар, Гобәйдуллин Марсель алды. 3нче урынга Апсалямов Исмаил, Сафин Эмиль, Мусин Тамерлан, Исламов Даян лаек булдылар. Тренер Евгений Гильмухаметовны һәм аның спортчыларын котлыйм!
Волейбол (Түбән Иванай авылы): Мишкә районы ачык беренчелегендә Түбән Иванай мәктәбе кызлары командасы 1нче урынны алды! Арина Бикузина — турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды! Безнең барлык спортчыларыбызга һәм аларның остазларына афәрин! Сез-районның горурлыгы! Яңа якты җиңүләр телим!"-дип язды Илгиз Әхвәс улы.
Спортта кешенең рухи көче сынала. Кече чактан ук тормыш сынауларында җиңәргә өйрәнә якташлар.