Җәмгыять
19 Мая , 10:50

Музейлар төне

«Музейлар төне» бөтенроссия акциясе — зур мәдәни вакыйга, аның барышында музейлар, галереялар һәм арт-киңлекләр кичке һәм төнге вакытта үз ишекләрен ачалар, килүчеләргә махсус күргәзмәләр, экскурсияләр тәкъдим итәләр.

Музейлар төнеМузейлар төне
Музейлар төне

Әлеге акция кысаларында Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев( Батырша) музеенда булдылар.  Рәфис Шәйхәйдаров балалар өчен бик эчтәлекле экскурсия үткәрде. Музей 2002нче елда ачылганИке залның берсендә Батыршаның тормышы һәм иҗаты турында экспозиция,ә икенчесендә этнографик күргәзмә бар. Килү бик күңелле тәэсирләр калдырды. Балалар зур кызыксыну күрсәттеләр-игътибар белән тыңладылар һәм тарих һәм экспонатлар турында актив сораулар бирделәр.

Гөлгенә МУСИНА.

 

Автор:
Читайте нас