

Тантананы авыл старостасы Назыйф Галләмов ачып жибәрде. "Әнием" мәчете имамы Равил хазрат Аскаров Изге Коръән сүрәләрен укып, яу яланында башларын салган солдатлар рухына догалар кылды. Авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эльмира Мәрданова, урындагы ветераннар советының рәисе Зикаф Гайнаншин, авылның мөгаллимәсе Флидә Галиева барчасын да бәйрәм белән котладылар һәм җиңү яулаган якташларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бертуган Фәнилә Вәлиәхмәтова, Винария Хәлитова гаилә чыгышлары күңелләргә май булды. Афәрин сезгә, Кирилл, Данил, Гүзәл!
Авылдашлар, кунаклар дөньяда аяз күк йөзе, тынычлык булса иде дигән теләктә таралыштылар...