Җәмгыять
15 Мая , 10:30

Мәктәп яны шау чәчәктә булсын өчен

Иске Балтач  2нче урта мәктәбе укучылары территорияләрне төзекләндерүдә актив катнашалар, Яз һәм җәй көннәрендә чәчәк түтәлләренә чәчәк үсентеләре утырталар. Бу экологик тәрбиянең хезмәт күнекмәләрен формалаштыручы өлеше, анда балалар җир әзерли, чәчәкләр утырта һәм аларны карый.

Мәктәп яны шау чәчәктә булсын өченМәктәп яны шау чәчәктә булсын өчен
Мәктәп яны шау чәчәктә булсын өчен

Укытучы Э.А. Хиҗәпова җитәкчелегендәге биология дәресләрендә укучылар мәктәп бакчаларын җыештырдылар. Төрле чәчәк үсентеләре утыртып, көн саен аларга су сибәләр.  Барлык культуралы үсентеләр-ачык һавада бер зур лаборатория, анда балалар агач һәм чәчәк утырту, бакчаны карау күнекмәләрен алалар, яшелчә һәм җиләк үстерүнең заманча алымнарына өйрәнәләр, табигать белән кешенең үзара бәйләнешен өйрәнәләр, алган Экологик белемнәр нигезендә муниципаль һәм төбәк дәрәҗәләрендә үзләренең тикшеренү эшләрен уңышлы яклыйлар. Үсемлекләр үстерү балаларның танып белү үсешендә, экологик культура,табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту, хезмәт сөючәнлек, әйләнә-тирә табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия.

Гөлгенә МУСИНА.

 

Автор:
Читайте нас