Җәмгыять
8 Мая , 07:28

Миңа бернәрсә дә кирәкми

Фәнзәлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” (1) Соңгы вакытта чирлəштереп торды шул. Ябыкты, тəне иттəн төште. Яше дə байтак булгач, бу үзгəрешлəрне бер дə яхшыга юрамадылар. 

Миңа бернәрсә дә кирәкмиМиңа бернәрсә дә кирәкми
Миңа бернәрсә дә кирәкми

Тик үзенең генə хəлен
бөтенлəй өметсезгə чыгарасы
килмəде. Ябыга төшкəненə дə игътибар бирмəде. Ит кунак кына ул,
дип уйлады.
Чире кай төштə икəнен төгəл генə
əйтə алмый, мəгəр йөрəк чəнчə
инде. Хəлен алып авырта. Менə
əле соңгы авыраеп киткəнендə
ничə көн тамагына ризык бармады,
авыз тəме юк. Ашый алмагач, ашказанында да бар микəн? Авыртынгач,
йокы юк. Ялгыз кеше төнен үлеп
китүдəн куркып та йоклый алмый инде.
Хəл белергə килгəн улы аны
тəмам түшəктə күрде.
– Бəйрəм арасы, ныклап авыраеп
китсəң, нишлəп ятарсың берүзең?
– дип, үзлəренə алып китəргə булды.
Өен ягарга, тавыкларын карарга
əйтеп тормадылар. Улы:
– Бер арада үзем килеп əйлəнермен əле, – диде.
Белгəндəй, тавыкларына коры
бодайны ялгаш тутырып салган
иде. Бүрəнə арасыннан көрт кереп
тора – сусасалар, шуны чукырлар.
Улы гаилəсе белəн район
үзəгендə яши. Аллаһыга шөкер,
гаилəле, балалары бар. Хəзер
гаилəсез, дуадак каз сыман йөргəн
ир-ат күп. Кызлары – үзлəре күптəн
дəү əни, тик менə торган урыннары
гына җир читендə. Аныкылар,
шөкер, барысы да башлы-күзле.
Ялгызлык язмасын беркемгə дə.
Улын башкача мəшəкатьлəп торасы булмасын дип, утырып китəргə
җыенды. Алмашка җиңелчə киемсалымын капчыгына тутырды.
Гəүдəсе күренеп кечерəйгəн ананы
улы җитəклəп алды. Капка төбенə
үк терəтеп туктатылган машинага
чыгып утырдылар.

Фәнзәлия Бәдертдинова.

 Дәвамы бар.

Чыганак

Автор:
Читайте нас